Җәлил балалары балалайкада уйнарга ярата
23 июнь көнне Халыкара балалайка көне билгеләп үтелде.
Сәнгать белгечләре әйтүенчә, балалайка – музыкаль инструмент кына түгел, әлеге өчпочмаклы кыллы уен коралы – рус мәдәнияте символы. Ул төрле тавышлар чыгарырга сәләтле: шаян, моңсу, уйчан, һәм алар фольклордан ерак кешеләрне дә әсир итә алалар. Аның хакында юкка гына: «Өч кыллы халык күңеле», «Халык күңеленең көзгесе», – димиләр. Өстәвенә, ул – кечкенә генә крестьян өйләреннән чыгып, халыкара фестивальләр дәрәҗәсенә күтәрелгән уен коралы. Исеме дә җырлап тора: ул «балаболить», ягъни, сандугачлар сайравын хәтерләткән сөйләшү, гөрләшү, чырык-чырык килешү, дигән мәгънәне аңлата.
Балалайка – безнең район өчен дә ят инструмент түгел. Җәлил поселогындагы Мәгафур Йөзлебаев исемендәге балалар музыка мәктәбендә берничә ел рәттән «Музыкаль фольклор» бүлекчәсе эшләп килә.
– Бу уен коралының үсеше өчен халык музыкасына мөкиббән композитор, виртуоз уенчы, рус халык инструментлары оркестрына нигез салучы Василий Андреев зур өлеш кертә. Алга таба аның альт, бас, секунда, контрабас кебек төрләре барлыкка килә. Узган уку елында безнең мәктәптә дә балалайка классы ачылды. Музыкаль фольклор бүлекчәсенә йөрүче укучыларым Радмила Белоногова, Ралина Габидуллина, Айназ Нигъмәтуллина, Данил Шакиров әлеге уен коралын бик яратып һәм кызыксынып үзләштерәләр. Алардан «Мизгел» ансамбле оештырдым. Инде уңышларыбыз да шактый. Әлмәт музыка училищесы үткәргән Бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә катнашып киләбез. Узган ел декабрь аенда үткәрелгән яшь музыкантларның Фәнис Яруллин исемендәге ачык республика конкурсында «Традицион халык инструментлары» (соло, ансамбльләр) номинациясендә Радмила – II, Ләйлә Сәлимгәрәева III урынны яуладылар. Апрель аенда балалайкада уйнаучыларның II Төбәкара конкурс-фестивалендә укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. «Мизгел» ансамбле III дәрәҗә лауреат булды. Айназ Нигъмәтуллина (балалайка), Ралина Габидуллина (балалайка), Салават Хәбиров (домра) һәм солист Данил Шакиров дипломант исеменә ия булдылар. Башка җиңүләребез дә бар. Шунысын да әйтергә кирәк: укучыларымның балалайканы үзләрендә дә булдырырга тырышулары аларның аңа җитди караулары турында сөйли, – ди укытучы, сәнгать җитәкчесе Ильмира Шәйдуллина.
Шунысын да әйтергә кирәк: балалайка башка уен кораллары белән дә бик әйбәт яраша. Әйтик, бүлекчәдә э балалайка, домра, гөслә, кашык, бәрмә уен коралларында уйнаучылардан торган «Сулыш» ансамбле дә эшләп килә.
– Без балаларны халык уен коралларында уйнарга гына өйрәтеп калмыйбыз, җырлау, бию, такмак, санамышлар әйтү күнекмәләрен дә үстерәбез, «Йөзек салыш», «Ватык телефон», «Ачык капка» кебек халык уеннарына карата мәхәббәт тәрбиялибез, сәхнә осталыгына, шигырь сөйләргә дә өйрәтәбез, – ди Ильмира Салих кызы.
Без аларга яңа уңышлар һәм районыбыз данын еракларга таратуларын телибез.
Рәсемдә (сулдан уңга): Әлмәт музыка көллиятенең балалайка классы буенча укытучысы Адель Мотыйгуллин, Җәлил балалар музыка мәктәбе укытучысы Ильяс Насыйров, Ильмира Шәйдуллина һәм аның укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев