Узган атнада район башлыгы Кубогына картинг буенча традицион кышкы ачык ярышлар оештырылды
Картинг ярышлары районда җиденче тапкыр үткәрелде.
Минем өчен алар аеруча дулкынландыргыч булдылар, чөнки быел узышларда 6 яшьлек улым Әмирхан да катнашты. Аның белән бергә без дә әзерләндек, борчылдык, гаиләбез белән куандык. Шуңа боз өстенә бик иртә килдек. Алдагы көннәрдә күзәтелгән суыклар бераз булса да сындырган иде, көн аяз торды, соңрак кына кар төшкәләде.
Ярышларда Татарстанның Саба, Азнакай, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә hәм Башкортостанның Октябрьский шәhәреннән, Пермь өлкәсеннән картингчылар һәм Яр Чаллының “КАМАЗ-мастер” төркеме узышчылары, шул исәптән 140ка якын спортчы катнашты. Сарман районы данын яклаучы спортчыларыбыз да шактый иде. Нәтиҗәдә безнең "Ялкын" командасы җиңү яулады. Шәхси зачетта "Кадет" төркемендә Роберт Илhаметдинов — 3, "Национальный Юниор" классында Ислам Вагыйзов — 1, Әмир Солтанов өченче урыннарны алдылар. Гүзәл Хәмидуллина "Хонда Б" классында җиңүче калды. Ә Данил Дәүләтов "Хонда А" классында иң яхшы күрсәткечкә ия булды һәм җиңүче калды. "Национальный А" төркемендә Руслан Харрасов өченче булды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җиңүчеләргә Кубок, медаль hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Ярышларның кунагы — Рәсәй узышчысы, Рәсәйнең атказанган спорт мастеры, “Ралли Дакар” hәм “Ефәк юл” раллие җиңүчесе Андрей Каргинов барлык спортчыларга изге теләкләрен җиткерде. Ярышларның иң яшь катнашучылары — 6 яшьлек Әмирхан Сапаров белән Әмирхан Илаев "Җиңүгә омтылыш"лары өчен Диплом hәм Кубокка ия булдылар.
Картинг ярышларын мин күптәннән яратып күзәтәм. Тормыш иптәшем Айдар белән күп тапкырлар башка районнарда узганнарында да катнашырга туры килде. Ул картинг белән яшь чактан шөгыльләнә, шуңа күрә картинг ярышларын районда да башлап җибәрү инициаторы булды. Быел исә улыбыз Әмирхан белән бергә катнаштылар алар. Улыбызның тәүге тапкыр бозга чыгуы икебезгә дә җаваплылык өстәде.
Миңа бик ошады. Хәзер тагын барасым килә. Картта йөрү бик кызыклы, машина йөрткән кебек, - диде ул, сөенеп.

Район башлыгы кулыннан Кубок алу аңа канатлар өстәгән кебек булды, бу аның беренче һәм үзен җиңүе иде.
Ярыш атмосферасын аңлар өчен, боздагы тамашаны үз күзләрең белән күрү кирәктер. Елдан-ел тамашачыларның арта баруы да шул хакта сөйли. Бер тапкыр ярышларны күргәннәр, мөгаен, аларны көтеп алалардыр. Быелгы һава торышы да гаҗәеп матур булды. Дөрес, йомшак итеп яуган кар узышчыларга бераз кыенлыклар тудырса да, тамаша кылучыларга сихрилек төсмере бирде. Двигатель гөрелтесенә кушылып, боз өстендә уйнаган кар-бураннарны уза-уза, оста маневрлар башкарып, алга омтылган кечкенә машиналарны күзәтү бик күңелле иде. Күл өстендә көч тә кирәк, тизлек һәм батырлык күрсәтү һәр спортчының максаты булды.
Раиф Саетшин, “Ялкын” яшь техниклар станциясе директоры:
Районда картинг хәрәкәте 1998 елда башланып китте. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тәкъдиме белән мин аны активлаштырып җибәргән идем, менә 28 ел инде яраткан хезмәтемне башкарам. Без кечкенә чакта мондый мөмкинлекләр булмады, хәзер техникалар да елдан-ел камилләшеп баралар. Балалар бәләкәй чактан ук техниканы белеп, аның белән идарә итәргә өйрәнеп үсәләр. Шушы дәвердә берничә дистә чемпион тәрбияләргә туры килде. Яшьлек мавыгулары тормышта да зур ярдәм итә аларга.
Картинг белән шөгыльләнү күп ихтыяр көче таләп итә. Кечкенә машиналарга утырып, бер әйләнеп килү дә бик күп эмоциональ кичерешләр, истәлекле мизгелләр бүләк итә. Бу ярышларда катнашу — үзе үк җиңү. Анда яңа дуслар, фикердәшләр табыла. Әлеге спортны сөю команда рухы, алга омтылыш, җиңү теләге тәрбияли.
Гүзәл Хәмидуллина, 13 яшь, “Хонда Б” төркемендә узышкан бердәнбер кыз:
Мине картингка абыем Рүзәл алып килде. Ул чакта миңа 7 яшь иде. Шуннан ныклап шөгыльләнә, ярышларда катнаша башладым. Призлы урыннар яулый башлагач, тагын да канатланып, дәртләнеп йөри идем. Миңа абыем белән бабам бик нык ярдәм иттеләр, хәзер дә булышалар. Җәй көне дә картинг белән шөгыльләнәм. Кечкенә машиналарда йөрү миңа энергия бирә, көч өсти, җиңүләргә рухландыра, кәефемне күтәрә. Бу атнада Азнакайда узачак ярышларга әзерләнәм.
Лилия Сапарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев