3 сентябрьгә һава торышы
Җәмгыять

3 сентябрьгә һава торышы

Ай кысла йолдызлыгында.

3 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явуы, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көндез +12..+17˚, көнчыгыш районнарда +21˚ градус.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/02-09-2021/3-sentyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5836037


Нет комментариев