25-01 августка йолдызнамә
Бу атнада сез башкаларны аңлыйсыз, ә үзегезне — юк.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу ялларда сезне тын гына барган җирдән кинәт “борылыш” көтәргә мөмкин. Сүзләрегезне үлчәп сөйләгез, чөнки хәтта бер сүз дә кешенең кәефен үзгәртә ала. Үзегезгә ышаныгыз, ләкин башкаларның фикерен дә тыңларга өйрәнегез.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Башланган эшләрне бетермичә, яңасына тотынырга ашыкмагыз. Бу арада бер үк әйберне берничә кат уйларсыз. Күңел нидер сизә кебек, ә йөрәк ышанмый. Эчке сиземләүне тыңлагыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу ялларда тел, фикер, куллар — барысы да эшкә керешер. Эш белән ял арасында тигезлек тотыгыз, югыйсә, хәлегез бетү ихтималы бар. Шактый кызыклы хәбәр ишетеләчәк, тик ул хәбәрне дәлилсез таратуның кирәге юк.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезнең өчен дөнья бераз кысылып киткәндәй тоела, ләкин бу вакытлыча гына. Үзегезгә артык йөк йөкләмәгез, ярдәм сорарга тартынып тормагыз. Кешеләр белән аралашу җиңел бирелер, шуңа күрә иске үпкәләрне онытып, яңадан дуслык җепләрен сузыгыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезне тыңлыйлар, ишетәләр, кабул итәләр. Фикерегез үткен, күзәтүләрегез урынлы. Яраткан эшегездә яңа мөмкинлекләр ачылыр, тик һәр детальне карап чыгарга онытмагыз. Сәламәтлеккә карата битараф булмагыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Нык торган кеше буларак, сез көтелмәгән хәлләргә әзер. Бу юлы да бер кыенлык килеп чыгар, ләкин сез аны матур гына хәл итәрсез. Бер тукталып уйлану файдага булыр: кайда барганыгызны, нигә шулай эшләвегезне аңларга кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада авыр сүзләрдән качып, җылы аралашуга тартылырсыз. Әмма кайчак дәшми калу да зыянлы булырга мөмкин. Үз фикерегезне ачык һәм курыкмыйча әйтергә өйрәнегез.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Якын арада кемдер сезнең серләрегезне ачарга теләр. Шуңа тирә-юнегездә яңа кешеләр, танышлар барлыкка килсә, гаҗәпләнмәгез. Гомумән, йолдызлар күп сөйләшүдән арынып торырга киңәш итә.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сез һәрвакыт алга чабасыз, бу яллар да искәрмә булмас. Вак мәсьәләләр игътибар сорый. Юлда игътибарлы булыгыз — йөртүче булсагыз да, җәяүле булсагыз да.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнада сабырлык сезгә аеруча кирәк булыр. Нидер озакка сузыла, кемдер сүз биреп оныта — барысы да күңелегезне борчый. Тыныч калып, үз юлыгыз белән барыгыз. Тарткалашырга кирәкми, чөнки соңгы сүз барыбер сезнеке булыр.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Эчтәге тынгысыз уйлар бу көннәрдә иҗатка әйләнергә мөмкин. Сез уйлап тапкан бер фикер башкаларны да җәлеп итәр. Иҗат кешесе булмасагыз да, күңелдәге уйларны кәгазьгә төшереп карагыз. Бу арада гадәти булмаган кеше белән танышу ихтималы зур.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада сез башкаларны аңлыйсыз, ә үзегезне — юк. Шуңа күрә тукталып, тирән итеп уйлану кирәктер. Йөрәкне тыңлагыз — ул ялгышмый. Бер көтелмәгән хәбәр сезне икеләндерәчәк, ләкин вакыт барысын күрсәтер.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/suzlaregezne-ulcap-soilagez-25-01-avgustka-ioldyznama
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев