САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

24-26 апрельдә Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узачак

Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Габдулла Тукай елы дип игълан итте. Шул уңайдан, елның 24-26 апрелендә унберенче тапкыр үткәреләчәк Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребезнең 140 еллыгына багышланачак.

Бу зур чара татар теленә кайгысыз карамаучы меңләгән кешене берләштерә. Мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләре генә түгел, ә татар телен өйрәнүче һәм аны хөрмәт итүче башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Акция Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта, теләгән һәркем өчен ирекле һәм түләүсез рәвештә оештырыла. Катнашучының яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле яки кызыксынулары әһәмияткә ия түгел.

Проект Татарстан Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы 730 нчы карары белән расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Акция бу программаның IV бүлегендәге «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

«Татарча диктант» 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм татар телен яратучы иҗат активы инициативасы белән оештырылган. Чараның төп нияте – татар телен саклау, аны киң халыкка таныту, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, тел өйрәнергә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни йөзен ныгыту.

Беренче елларда акция Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узмаса, хәзерге көндә ул зур географик колачка ия булды. Бүгенге көндә акциядә 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнаша. Татарстанның барлык районнары, Казан югары уку йортлары һәм төрле оешмалары бу чарага халыкны җәлеп итү өчен тырышалар. Елдан-ел катнашучылар саны арта: мәйданчыкларда һәм онлайн режимда меңләгән кеше татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә.

Диктант өч баскычта уза: татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен; урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен; камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Бу система һәр катнашучыга үзенең әзерлегенә туры килгән дәрәҗәдә сынау узарга мөмкинлек бирә.

«Татарча диктант» 24-26 апрель көннәрендә Мәскәү вакыты белән сәгать 10:00 башлана.

Ике формат каралган:

офлайн – махсус мәйданчыкларда (мәктәпләр, университетлар, мәдәният үзәкләре, китапханәләр һ.б.);

онлайн – рәсми сайт аша (https://diktant.tatar).

Офлайн мәйданчыклар Татарстан районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк. Онлайн катнашучылар өчен махсус электрон форма тәкъдим ителә.

Трансляция «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми порталында алып барыла.

Рәсми сайтка (https://diktant.tatar) керегез, «Теркәлү» төймәсенә басыгыз. «Сез кем?» дигән сорауга «Оештыручы» дип языгыз, үзегез турында тулы мәгълүмат бирегез. Шәхси кабинетка кереп, диктант язу пунктын булдырыгыз.

Шәхси кабинетта «Материаллар» бүлеге бар. Анда афиша, диктант текстлары, бланклар, тикшерү критерийлары һәм башка кирәкле документлар урнаштырыла. Аларны йөкләп алып, билгеләнгән көннәрдә (24-26 апрель) диктантны үткәрегез.

Офлайн мәйданчыкта катнашу өчен, https://diktant.tatar сайтындагы картадан яшәү урыны, төбәк яки ил буенча иң уңайлы мәйданчыкны сайлагыз. Картада мәйданчык оештыручысы, телефоны, адресы, диктант вакыты күрсәтелә.

Акция көнендә билгеләнгән вакытта мәйданчыкка килеп җитегез. Диктант тексты махсус диктор тарафыннан укыла. Оештыручылар бланклар тарата. Диктант беткәч, тутырылган бланклар тикшерү өчен комиссиягә тапшырыла.

Онлайн катнашучылар өчен ике юл бар.

Классик онлайн: https://diktant.tatar сайтында теркәлегез. Акция көнне Мәскәү вакыты белән 10:00 «ТНВ-Татарстан» яки «ТНВ-Планета» телеканалларыннан яки сайттагы туры эфирдан диктантны тыңлап, гади ак кәгазьгә языгыз. Эш беткәч, язган кәгазегезне сканерлагыз яки сыйфатлы итеп фотога төшерегез дә info@ftatar.org адресына җибәрегез.

Интерактив онлайн: сайтта махсус электрон формага турыдан-туры языгыз.

Диктант нәтиҗәләре акциядән соң 30 көн эчендә сайтка куела. Аларны исем-фамилия һәм телефон номеры буенча карап була.

Оештыручылар

Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе. Партнерлар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев