2026 елда Татарстан халкы яңа автомобиль сатып алганда һәм машина белән бәйле башка чыгымнарны каплаганда дәүләт ярдәменнән файдалана ала, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Укытучылар, медицина хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары льготалы автокредит программасы буенча машина бәясеннән 20 процент ташлама алырга мөмкин. Моның өчен бензин яки дизель двигателе булган автомобильнең бәясе 2 миллион сумнан артмаска һәм ул локализация буенча кимендә 2500 балл җыйган булырга тиеш. Ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләр өчен «Гаилә автомобиле» программасы эшли, ул кредит буенча машина бәясенең 10 проценты күләмендә компенсация бирә.
Ватан электромобильләрен һәм гибридларын сатып алганда, барлык кешеләр өчен дә 35 процентлы ташлама каралган, ләкин ул 925 мең сумнан артмый. Бу очракта машина бәясенә 2 миллион сумлык чикләү куелмый. Программада Evolute, Voyah, «Москвич 3е», «Амберавто А5» һәм Eonyx кебек маркалар катнаша.
Татарстанда яшәүчеләр автомобильне метан газына күчерү өчен дә дәүләт субсидиясеннән файдалана ала. Физик затлар, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен субсидиянең максималь күләмен ике тапкыр арттыручы коэффициент гамәлдә.
Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар һәм аларның законлы вәкилләре, транспорт чарасы медицина күрсәтмәләре буенча кирәк булса, ОСАГО полисы бәясенең 50 процентын кире кайтара ала. Компенсация елына бер тапкыр бер килешү буенча түләнә.
Нет комментариев