2025 елны ничек каршыларга
.
Яңа ел төнендә ничек киенергә, нәрсә бүләк итәргә?
Яшел Агач Елан елын каршыларга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Көнчыгышта бу ерткыч хайван зирәклек, көч һәм сабырлыкны гәүдәләндерә. Ә агач сезнең тормышка тигезлек һәм гармония алып киләчәк. Яшел төс исә – яңару билгесе. Тылсымлы бәйрәм кичендә ел хуҗасын тиешенчә каршылыйсыз икән, ул сезгә бурычлы булып калмаячак. Елан сезнең тормышыгызга уңыш һәм үсеш алып киләчәк, дигән ышаныч яши.
Нәрсә кияргә
Елан – бик сыгылмалы һәм гармоник хайван. Шуңа күрә бәйрәм кичендә кичке күлмәк һәр хатын-кыз өчен отышлы булачак. Елан шулай ук купшылыкны ярата, шулай булгач, ялтыравыклар һәм стразалар – күлмәк өчен яхшы өстәмә. Төрле төсләргә кереп ялтырый торган атлас һәм ефәк күлмәк тә яхшы. Дөрес сайланган бизәнгечләр образга шулай ук купшылык өсти. Еланга беләзекләр, алка, колье ошый. Прическага да ялтыравыклар һәм стразалар өстәргә мөмкин. Маникюрны да шундый стильдә сайлау әйбәт булачак.
Ир-атларга да классик, купшы һәм нәфис кием килешәчәк. Гардеробыгызда традицион костюм бар икән, кыю рәвештә шуны сайларга була. Тыйнак киенергә яратучыларга классик чалбар һәм озын җиңле күлмәк кияргә киңәш итәбез.
Төсләр дулкынында
Елан яшел булганлыктан, бәйрәм киче өчен яшел төс яхшы. Һич икеләнмичә, нәфис салат төсеннән алып зөбәрҗәт төскә кадәр сайларга мөмкин. Ком төсендәге, соры, коңгырт һәм кара төсмерләр дә яхшы. Елан купшылыкны яратканлыктан, кызыл һәм алтын төсләргә дә игътибар итәргә кирәк. Ә менә экстравагант образлар киңәш ителми. Киемнең тукымасы да әһәмияткә ия. Көяз елан арзанлы синтетиканы яратмый, шуңа күрә югары сыйфатлы натураль тукыма сайлау яхшы. Елан фактуралары шулай ук әйбәт, ә менә аның тиресеннән ясалган эшләнмәләр катгый тыела.
Бәйрәм өстәле
Бәйрәм табынына туганнар һәм дусларга, шул ук вакытта еланга да ошарлык ризыклар әзерләргә киңәш ителә. Ә ел хуҗасының нәзберек икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Ул һәрвакыт натураль ризыкка өстенлек бирә. Шунлыктан бәйрәм табынында яшел тәмләткечләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш. Ит турында да онытмагыз. Парда яки газ мичендә пешерелгән куян, кош ите – үрдәк, күркә, тавык – менә дигән вариант. Десертлар җиләк нигезендә әзерләнсә әйбәт. Баллы торт яки «Наполеон» сайлыйсыз икән, җир җиләге яки кара җиләк белән бизәгез.
Тагын бер нечкәлек: меню төрле булырга тиеш, ләкин ризыкны һәр кунак алдына порцияләр белән бирү яхшы.
Ә эчемлек җиңел булса яхшы. Әйтик, үзенчәлекле тропик коктейль һәркем күңеленә хуш киләчәк.
Савыт-саба
Елан матур һәм купшы әйберләр яратканлыктан, савыт-сабага да тиешле игътибар бирергә кирәк. Ел билгесенең кызыл, яшел һәм алтынсу төсләргә өстенлек биргәнен әйткән идек инде. Эскәтер, салфетка һәм савыт-саба сайлаганда, нәкъ менә шушы төсләргә тукталу яхшы да инде. Елан шулай ук якты һәм көмеш төсләрне дә ярата. Шәм савытлары, салфеткалар өчен боҗралар да купшы булырга тиеш.
Нәрсә бүләк итәргә
Бүләк бирешү, мөгаен, һәр бәйрәмнең иң тантаналы өлешедер. Яңа ел да искәрмә түгел. Елан өчен иң яхшысы – бүләкләрнең кирәкле һәм файдалы булуы. Әйтик, йорт яки кухня өчен кирәкле техника яхшы бүләк булачак. Смартфон, фитнес-беләзекләр дә сайларга мөмкин. Ханымнарга ювелир бизәнгечләр дә ошаячак. Елан тагын гаилә һәм уңайлылыкны ярата. Шунлыктан йомшак пледлар, интерьерны үзгәртә һәм тулыландыра торган декорны да игътибардан читтә калдырырга ярамый.
Яңа елны кайда каршыларга
Елан тормыштан ләззәт таба белүче көчле һәм үзенә ышанучан кешеләрне ярата. Аңа уңайлы һәм дустанә мохит тә ошый. Шуңа күрә Яңа елны һич кенә дә ялгыз каршыларга ярамый. Кайда гына булмасын – өйдәме, кунактамы, ресторандамы, – чып-чын бәйрәм киче оештырыгыз. Ул шау-шулы, көлкеле, дусларча җылы кочак белән тулы һәм күңелле булырга, төрле төсләр белән «ялтырарга» тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев