2022 елда иң озын яллар Яңа ел яллары булачак.
Татарстан республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән region116.dtp.official киләсе 2022 елда озын ял көннәре көтелә дип хәбәр итә: 1-9 гыйнвар, 6-8 март, 30 апрель-3 май, 7-10 май, 11-13 июнь, 4-6 ноябрь.
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме;
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне;
8 март — Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
2 май — Ураза бәйрәме;
9 май — Җиңү көне;
12 июнь — Россия көне;
9 июль — Корбан бәйрәме;
30 август — Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь — ТР Конституциясе көне.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/31-10-2021/2022-elda-tatarstanlylar-nich-k-n-yal-it-ch-k-5842233
Нет комментариев