Бүген, 16 апрельдә, Татарстанда аз болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, явым-төшем булмаячак, дип яза «Татар-информ» МА.
Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк.
Төнлә температура +2 градустан -3 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез исә һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак.
Районда да шундый ук һава торышы саклана.
Нет комментариев