САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

1 айлык Азат Нуретдиновны район башлыгы тәбрикләде

Бүген, авырлы ханымнар һәм яңа гына әни булганнар көне уңаеннан, район Советының утырышлар залында тантана узды.

Аның кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин өч яшь гаиләне сабыйлары тууы белән тәбрикләде, киләчәктә дә аларның ишәюен, күпбалалы гаилә статусына ия булуларын теләде. 

Шамил һәм Алина Нуретдиновлар гаиләсендә 3 март көнне бер кыз һәм бер малайдан соң тагын бер баһадир туды. Кечкенә Азатны туган көне белән Фәрит Мөнәвир улы да тәбрикләде, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да ныклы гаилә бәхете теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев