Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Хәбәрләр 11 март
Бүген Сарманга ТР премьер-министры И.Халиков эшлекле сәфәр кылды. Иң элек Ильдар Шәүкәтович, район башлыгы Нәфис Закиров һәм бик күп мәртәбәле кунаклар Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән район үзәгендәге 33 фатирлы йортны куллануга тапшыру тантанасында катнаштылар. Соңыннан кунаклар район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Советы утырышында булдылар. Көн тәртибендә -...
-
Хәбәрләр 4 март
Жәлил бистәсендә "Созвездие-Йолдызлык 2013" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең ачылу тантанасы уза. 4-5 март көннәрендә Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда Зәй, Түбән Кама, Сарман, Кама Аланы районнарыннан килгән иң сәләтле балалар бәйгенең сайлап алу турында катнашачаклар. Бүген исә залда аншлаг. Катнашучыларның күзләре яна, алар янында балалары һәм укучылары өчен горур булган ата-аналары...
-
Хәбәрләр 26 февраль
Кичә Сарман аграр көллиятендә "Агросила" төркеменә кергән агрофирмалар җитәкчеләре, баш агрономнары язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинарга җыелдылар. Трассада рөхсәт ителгән максималь тизлек сәгатенә 130 чакрымга кадәр артырга мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы Юлда йөрү кагыйдәләренә әнә шундый төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Хәзер юлларда, күп дигәндә, сәгатенә 110 чакрым тизлек...
-
Хәбәрләр 25 февраль
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Киңәшмәдә мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Р.Әхмәтов, Азалак авыл җирлеге башлыгы Т.Гәрәев чыгышлары яңгырады.Нигездә сүз район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге хакында барды. Соңыннан район башлыгы үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, конкрет бурычлар билгеләде. «Яз...
-
Хәбәрләр 20 февраль
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21...
-
Хәбәрләр 18 февраль
Көн темасына: Күптән түгел ачылган татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә башлаган "Ана теле" онлайн-мәктәбенә бүген ике меңнән артык кеше теркәлгән. Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Билгеле булганча, проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән EF компаниясе һәм республика укытучылары, тел белгечләре белән берлектә эшләнде. Министрлык...
-
Хәбәрләр 12 февраль
Социаль ипотека программасы буенча салына торган йортларны төзү өчен Казанда җир юк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмә барышында да фикер алыштылар. Халыкны тораклы итү - иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайберәүләрнең берничә күчемсез милке булса, кечкенә генә куышта гомер итүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үз нигезен булдырырга хакы бар. Әлеге...
-
Хәбәрләр 24 декабрь
Яңа ел яллары быел да озакка сузылачак. Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан халкын 30 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр сузылачак ял көннәре көтә. Шимбә - 29 декабрь көнне эшләп, 31 декабрь - дүшәмбе ял итәчәкбез. Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Киләсе елны...
-
Хәбәрләр 21 декабрь
РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ! «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга...
-
Хәбәрләр 18 декабрь
Бүген ЗАГС оешуга 95 ел тула. Гражданлык хәле актларын теркәү белән районда Башкарма комитетның ЗАГС бүлеге һәм Җәлил поселогы, авыл җирлекләре башкарма комитетлары шөгельләнә. Районда ел башыннан 236 пар язылышкан, 415 бала туган. 19 нчы декабрь көнне сәнгать мәктәбендә Сарман авыл җирлеге ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау җыелышы була....
-
Хәбәрләр 14 декабрь
Яңа елдан башлап юлда йөрү кагыйдәләре янә үзгәрә. Киртәне әйләнеп узу өчен каршы трамвай юлына яки каршы полосага чыккан йөртүчене таныклыгыннан мәхрүм итмичә, 1-1,5 мең сумлык штрафка тартачаклар. Башка төрле шартларда исә каршы як полосага чыккан өчен 5 мең сум штраф каралган. Әлегә моның өчен йөртүчене 4-6 айга таныклыгыннан мәхрүм...
-
Хәбәрләр 12 декабрь
Күптән түгел "Җәлил" агрофирмасында терлекләрне уңышлы кышлатуга багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең барлык бүлекчәләре белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәне җәмгыятьнең генераль директоры И.Гыймадиев алып барды. Татарстанда 4 күчмә почта бүлеге барлыкка килде. Алар ярдәмендә 2013 елда республиканың барлык торак пунктларын да почта хезмәте белән тәэмин итәргә җыеналар. Күчмә почта бүлекләре...
-
Хәбәрләр 11 декабрь
Быел октябрь аенда, кече эшмәкәрлек субъектларын да исәпкә алып, Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 22 мең 948 сумга җиткән. Бу - узган елның октябре белән чагыштырганда 12,7 процентка артыграк. Ә бу елның 10 аендагы уртача хезмәт хакы 22 мең 356 сум тәшкил иткән. Бу - узган ел шул ук...
-
Хәбәрләр 10 декабрь
Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Сәхипова, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Галиев, Түбән Камадан Андрей Никитин, Сарман ветеринария берләшмәсе...
-
Хәбәрләр 30 октябрь
2 ноябрьдә Сарманда, 3 ноябрьдә Жәлил узәк базары янындагы территорияләрдә авыл хуҗалыгы предприятияләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашында ярминкәләр утәчәк. Шәхси хужалыкта житештерелгән продукция белән сату итү өчен, барлык райондашларны ярминкәдә катнашырга чакырабыз. Башлана: 9:00 сәгатьтә. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-47-55, 2-57-37. Бүген РМЙ да "Көз чибәре" дип исемләнгән бәйге-тамаша уза. Районда...