Хәбәрләр 12 февраль
Социаль ипотека программасы буенча салына торган йортларны төзү өчен Казанда җир юк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмә барышында да фикер алыштылар. Халыкны тораклы итү - иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайберәүләрнең берничә күчемсез милке булса, кечкенә генә куышта гомер итүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үз нигезен булдырырга хакы бар. Әлеге...
Социаль ипотека программасы буенча салына торган йортларны төзү өчен Казанда җир юк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмә барышында да фикер алыштылар.
Халыкны тораклы итү - иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайберәүләрнең берничә күчемсез милке булса, кечкенә генә куышта гомер итүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үз нигезен булдырырга хакы бар.
Әлеге проблема өстенлекле программаларга гына кагыла дип әйтеп булмый. Республикада ел саен 2 млн квадрат метрдан артык торак планга кертелеп, кулланышка тапшырыла. Алдагы елларда да планнар зурдан. Ләкин 2014-2015 елларда салынырга тиешле йортлар өчен кишәрлекләр тиешенчә беркетелмәгән. Казанда хәлләр аеруча катлаулы. "Йорт салынырга тиешле җирне әзерләү төп бурычларның берсе, - ди төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. - Б
Социаль ипотека программасына килгәндә, Казанда хәлләр аеруча катлаулы. Инде менә ничә еллар әлеге программага чиратка керергә теләүчеләр төп реестрга эләкми һәм беренче кертемнәрен сала алмый.
Киңәшмәне алып барган Президент Рөстәм Миңнеханов, Казанда авария хәлендәге йортларны сүтеп, алар урынына яңаларын салырга кирәк, дигән фикер белән чыкты. Министрлыкка, торак фондына, мэриягә бу уңайдан махсус программа эшләргә кушты.
Соңгы вакытта торак фондының рәсми сайтында алдагы елларда сафка басачак йортлар исемлеге куела башлады. Программаларда катнашучылар проектлары белән танышып, ул фатирларны алдан сайлый ала.
- Районнарда күпкатлы түгел, укытучылар һәм башка белгечләр өчен шәхси йортлар салырга кирәктер. Бу хакта уйланырга кирәк, - диде Президент.
Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып барса да, республиканың байтак хуҗалыкларында аңа әзерлек узган ел белән чагыштырганда бермә-бер түбән. Минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары, югары кондицияле орлык, запас частьлар һәм башка кирәк-яраклар җитешми.
Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүе белән бәйле рәвештә авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме бирү тәртибе дә үзгәрде. Быелдан башлап ул эшкәртелгән гектар исәбеннән һәм сатылган сөт күләменә бәйле. Башка елларда ничек булыр, быел хуҗалыкларга бюджет ярдәме шактый соңара. Банклардан кредит алу да артык мәшәкатьле. Нәтиҗәдә, язгы чәчү өчен кирәкле 11 миллиард сумның әлегә 1,1 миллиарды гына хуҗалыкларга барып җиткән.
Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр сала торган система пәйда булачак. Аның ярдәмендә халыкны телевидение, радио һәм кәрәзле телефон аша гына түгел, хәтта домофоннар аша дә кисәтәчәкләр.
Болар турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында җиткерделәр.
Узган ел Татарстан коткаручылары 10 меңнән артык кешенең гомерен саклап калган. Коллегия утырышында министр Рафис Хәбибуллин әнә шундый мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренә караганда, былтыр респуб-ликада янгыннар - 2, ә утта гомере өзелгән кешеләр саны 7,5 процентка кимегән. Уңай вәзгыять күзәтелгән районнар арасында ул Әлмәт, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Сарман һәм Чирмешәнне телгә алды. Ә менә хәлләр начар якка үзгәргән районнар исемлегенә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Кайбыч, Лаеш һәм Менделеев кергән.
Югары Осланда исә янгыннар кимегән, тик утта һәлак булучылар саны өч тапкырга арткан һәм 10 кешегә җиткән. Мамадыш, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында янгын сүндерүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасы бар икән. Генерал Хәбибуллин сүзләренә караганда, республикадагы янгын сүндерүчеләр Татарстандагы торак пунктларның 96,5 процентын сак астына алган. Янгынга каршы федераль хезмәт составында, мәсәлән, барлыгы 8 меңгә якын кеше бар. Республиканың янгынга каршы хезмәтендә 1150 кеше исәпләнә. Алардан тыш, Татарстанда көн саен 1 мең 859 ирекле янгын сүндерүче кизү тора.
Коткаручылар Универсиадага да әзерләнә. Җәйге Уеннар вакытында 1 мең 874 кеше һәм 252 машина кизү торачак. "Массакүләм чаралар үткәргәндә иң мөһиме - кешеләр иминлеге", - диде утырышта катнашкан Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков. Коткаручыларның быелга мәшәкате моның белән генә бетми. Премьер-министр әйтүенчә, 112 бердәм номеры системасын камилләштерергә кирәк. Бу система инде өч елдан артык гамәлдә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составында "112 - кизү-диспетчерлык хезмәте" оешмасын булдырырга, андагы операторларны 253кә җиткерергә, бу системаны эшләтү өчен елына 253 миллион сум акча сарыф итәргә җыеналар. Моннан тыш, Хөкүмәт башлыгы сулыкларга зуррак игътибар бирергә кушты. Узган елгы җыелышта язгы янгыннар турында сөйләшкән идек. Нәтиҗәдә кипкән үләнгә ут төртү очраклары кимеде. Бу тәҗрибәдән файдаланырга кирәк", - диде ул. Сүз уңаеннан: республикада сулыкларда сак постлары булдыру буенча махсус программа тормышка ашыра башлыйлар. Аның кысаларында халыкны йөзәргә өйрәтү дә каралган.
Коллегия утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин да катнашты. Генерал рәсми саннарга артык тукталмыйча, узган ел Крымск шәһәрендә булган хәлләрне искә алды. Билгеле булганча, су басу нәтиҗәсендә Краснодар краендагы бу шәһәрдә 170тән артык кеше һәлак булды, барлыгы 34 мең кеше зыян күрде. "Анда мин дә булдым, - диде ул. - Халыкны аякка бастыру өчен хакимиятнең зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм итә алмавын күрсәтү дә җитә". Белгечләр фикеренчә, вакытында кисәтеп өлгерсәләр, Крымскидагы фаҗиганең зыяны азрак булыр иде. Ә бездә хәлләр ничек? Утырышта бу мәсьәләгә аерым тукталдылар. Тикшерү ачыклаганча, республика халкына хәбәр салу системасы искергән, төрле оешмалар арасындагы хезмәттәшлек тә тиешенчә җайга салынмаган. Ә районнардагы электр сиреналарының яртысы да эшләми. Бу системаны яңарту өчен федераль һәм республика бюджетларыннан барлыгы 110 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Коткаручылар гадәттән тыш хәлләр турындагы хәбәрне 5 телевидение каналы, 10 радиостанция, тавыш көчәйткеч һәм сиреналар ярдәмендә генә түгел, торак йортлардагы домофон һәм смслар ярдәмендә дә тарату эшен җайга салмакчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев