САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 12 декабрь

Күптән түгел "Җәлил" агрофирмасында терлекләрне уңышлы кышлатуга багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең барлык бүлекчәләре белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәне җәмгыятьнең генераль директоры И.Гыймадиев алып барды. Татарстанда 4 күчмә почта бүлеге барлыкка килде. Алар ярдәмендә 2013 елда республиканың барлык торак пунктларын да почта хезмәте белән тәэмин итәргә җыеналар. Күчмә почта бүлекләре...

Күптән түгел "Җәлил" агрофирмасында терлекләрне уңышлы кышлатуга багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда "Агрокөч төркеме" ЯАҖнең барлык бүлекчәләре белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәне җәмгыятьнең генераль директоры И.Гыймадиев алып барды.

Татарстанда 4 күчмә почта бүлеге барлыкка килде. Алар ярдәмендә 2013 елда республиканың барлык торак пунктларын да почта хезмәте белән тәэмин итәргә җыеналар. Күчмә почта бүлекләре авто­мобильгә урнаштырылган кечкенә почта офисыннан гыйбарәт. Алар on-line каналлар белән җиһазланган. Күчмә почта бү­лекләре республиканың ерак, кеше аз яши торган районнарында хезмәт күрсәтү өчен кулай. Озакламый алар аша авыл халкы кәрәзле элемтә өчен түли, тимер юл һәм авиа билетлар сатып ала алачак. 2013 елда тагын 4 күчмә бүлек барлыкка киләчәк.

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә барлыгы 10 көн - 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Бу турыда Та­тарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә. 29 декабрь, шимбәдә, эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак. Шимбә эш­ләгән өчен 31 декабрь көнне ял итәчәкбез. 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел ялы, ә 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме ялы.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы кыш айларында дәресләр кичектерелергә мөмкин булган очраклар турында хәбәр итте. Һава температурасы 23 градустан түбән төшсә - авыл мәк­тәпләренең башлангыч сыйныфларында, минус 25 градус булса - шәһәр мәктәп­ләренең башлангыч сыйныфларында, 25тән түбән булса - авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, минус 27 градус булганда - шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, минус 30 градус булганда - авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында, ми­нус 32 градус булганда - шәһәр мәк­тәпләренең 10-11 сыйныфларында дә­рес­ләр күчереләчәк.

Россиядә югары белеме булган халык саны совет заманы белән чагыштырганда икеләтә арткан. Росстат идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Лайкам әнә шулай дип белдергән. Бүген россиялеләрнең чиреге диярлек югары уку йортын тә­мамлаган, тагын шуның кадәр кеше урта яки башлангыч һөнәри белемгә ия. Вуз дип­ломына ия булучылар арасында хатын-кызлар күбрәк икән. Ләкин шунысы бар: халыкның бары тик 43 проценты гына алган һөнәре буенча эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев