Хәбәрләр 18 февраль
Көн темасына: Күптән түгел ачылган татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә башлаган "Ана теле" онлайн-мәктәбенә бүген ике меңнән артык кеше теркәлгән. Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Билгеле булганча, проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән EF компаниясе һәм республика укытучылары, тел белгечләре белән берлектә эшләнде. Министрлык...
Көн темасына:
Күптән түгел ачылган татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә башлаган "Ана теле" онлайн-мәктәбенә бүген ике меңнән артык кеше теркәлгән. Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Билгеле булганча, проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән EF компаниясе һәм республика укытучылары, тел белгечләре белән берлектә эшләнде. Министрлык белән компания арасында килешүгә исә укытучыларның традицион август киңәшмәсе вакытында кул куелган иде. Менә шул вакыт эчендә ул әзер дә булды. Мәктәпкә язылу өчен htpp://anatele.ef.com адресы буенча теркәлергә кирәк. Анда дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлек буе шөгыльләнергә мөмкин. Белем алу 9 дәрәҗәдә тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗә 8 өлештән тора. Аларның һәрберсе яңа тема, фильм, күнегүләр, тел сыйныфы, өлгереш кебек төрле бүлекләрне үз эченә ала. Беренче этапны уңышлы тапшырган очракта гына икенчесенә күчә аласың. Хәзерге вакытта проектның беренче дәрәҗәсен генә кулланырга була. Барлыгы 96 дәрес, видеофильм, 5 мең аудиоролик, 7 мең фотография әзерләнгән. Проект тулысынча 2014 елның 1 гыйнварына эшләнеп бетәчәк. Ул вакытта укытучылар белән дә аралашу мөмкин булачак. Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты белән укыту-методик кабинет булдыру турында эш алып барыла. Барлык этапны үзләштерүчеләр татар телен яхшы белә дип саналачак. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны арткан очракта республика хөкүмәте мәктәпне "киңәйтү" мәсьәләсен дә карарга мөмкин.
Быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, бу хуҗалыкларның 38,5 проценты максатчан субсидия ала. Әлеге субсидиянең уртача күләме 600 сум тирәсе. Аннан күпчелек очракта айлык гаилә кереме уртача ун мең сумнан алып егерме мең сумга хәтле булганнар файдалана икән. Болар хакында ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җиткерде. Билгеле булганча, җылылык буенча субсидия узган елның сентябрь аеннан ярты елга дип билгеләнде. Димәк, февраль аенда аның вакыты чыга һәм киләсе яртыеллыкка тагын тиешле документларны тапшырырга кирәк дигән сүз. Бу эшне март, апрель, май айларында эш- ләргә мөмкин. Социаль яклау бүлекләренә кайсы айның ничәнче көнендә барырга кирәклеге гыйнвар аена килгән исәп-фактура кәгазендә язылачак.Гадәттәгечә, ялгызы гына яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм I, II төркем инвалидларга документларны социаль хезмәткәрләр аша тапшыру мөмкинлеге каралган. Социаль хезмәткәрнең өйгә кайчан киләсе шулай ук гыйнвар ае өчен килгән исәп-фактура кәгазендә күрсәтеләчәк. Шуңа күрә бу көнне өйдә булу сорала.Шунысына игътибар итәргә кирәк: субсидияне бер тапкыр рәсмиләштергәннәрнең документ күчермәләре социаль яклау органнарында саклана. Әгәр дә гаилә әгъзалары күченеп китмәгән, өйләнмәгән, балалары ишәймәгән, фатирын сатмаган, яисә башка үзгәрешләр кичермәгән икән, ул очракта документларның күчермәләрен яңадан тапшыру кирәкми. Социаль яклау бүлегенә килгән көнне төп нөсхәләрен генә күрсәтәсе була. Ә менә керемнәр турында соңгы алты ай өчен яңа белешмә кирәк. Субсидияне әле яңа алырга теләүчеләр өчен түбәндәге документлар сорала: күчермәләре белән бергә һәр гаилә әгъзасының паспорты, туу турындагы таныклыгы, өйләнешү яки аерылышу турында таныклык, фатирга хокук бирүче таныклык, соңгы алты айдагы керемнәр турында белешмә, гаилә составы турындагы белешмә (йорт кенәгәсеннән алына, идарәче оешмага барып сорыйсы), соңгы ай өчен фатирга түләнгән исәп-фактура кәгазе һәм банкта ачылган саклык кенәгәсе белән шул ук банкның реквизитлары күчермәсе. Социаль яклау бүлекләре эш көннәрендә иртәнге 8 сәгатьтән кичке 19 сәгатькә хәтле кабул итәчәк. Н. Бутаева әйткәнчә, бары тик исәп-фактура кәгазендә күрсәтелгән адрестагы социаль яклау бүлегенә барырга кирәк. Чөнки элек тапшырылган документлар шунда булачак.
Күп балалы гаиләләрнең җирдән баш тарту сәбәбен Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышында әйттеләр. Билгеле булганча, Россиядә күп балалы гаиләләргә җир бирү турындагы закон кабул ителгән иде. Инде бүген беренче нәтиҗәләр ясарга да була. Республикада 15 меңнән артык гаилә бушлай җир кишәрлеге алырга өлгергән инде. Бу - җир сорап гариза язган гаиләләрнең 81 проценты дигән сүз. Күптән түгел Мәскәүдә булган киңәшмә барышында Татарстанда бу эшнең оешкан төстә алып барылуын да билгеләп уздылар.Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышы Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов катнашында узды. Министр Азат Хамаев әйтүенчә, республикада 25 мең чамасы күп балалы гаилә бар. Шуның 21 меңнән артыгы кишәрлек сорап мөрәҗәгать иткән. 19 меңләп гаиләгә җир сайлап алуга хокук бирелгән булган. Аларның күбесе җирле булган инде. Министрлыкта аңлатуларынча, эшнең шулай оешкан төстә баруы электрон чиратка бәйле. Әлеге эшнең республикада ничек оештырылуы һәм эш барышында нинди проблемаларга юлыгулары хакында Лениногорск муниципаль берәмлегенең милек һәм җир мәсьәләләре палатасы рәисе Оксана Куприянова киңрәк сөйләде. Закон кабул ителгәннән соң кайбер шәһәрләрдә җир бүлүдә проблемалар калкып чыгачагы турында алдан хәбәр иткәннәр иде. Оксана Викторовна үз җирлекләрендә килеп туган проблемаларга тукталды да инде. Билгеле булганча, күп балалыларга җирне шәхси йорт салу, бакча кишәрлеге булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен рәсмиләштерергә була. Лениногорск төбәгендә 600дән артык күп балалы гаилә бар. Шуның яртысыннан артыгы Лениногорск шәһәрендә теркәлгән. Аңлатулар алып барганнан соң гаиләләрнең 82 проценты, җир сорап, гариза яза. Кишәрлек алырга теләүче гаиләләрнең үтенечен канәгатьләндерү өчен эшче төркем оешкан. Эш барышында 25 җирлекнең бары тик бишесендә генә җир бирүдә тоткарлыклар килеп тумаячагы ачыклана. Нәтиҗәдә район территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалык булдыру һәм йорт салу өчен кулай булган урыннар тикшерелгән. Эшче төркем Иске Шөгер авылына туктала. Бу җирлектән йорт урыны алырга теләк белдерүчеләр өчен кишәрлекләр тәгаенләнгән. Ләкин моның белән генә проблема чишелеш тапкан дип әйтеп булмый. Җир сораучыларның күпчелеге Лениногорск шәһәрендә яшәгәнлектән, аларга калага якын урыннан кирәк. Моны истә тотып, бакчачылык ширкәтләрендәге 6 җир кишәрлеген өйрәнгәннәр. Анализлар күрсәткәнчә, бу урыннар санитар зонага кергән, анда йорт төзү эшләре башкарып булмый. Шуңа күрә Иске Писмән авыл җирлегеннән 171 гектар җир бүлмәкчеләр. Биредә 458 җир кишәрлеге булачак. Оксана Викторовна әйтүенчә, бу урын шәһәрдән 10-15 км ераклыкта булачак. Тик шунысы бар: читтән җир буласын белгән шәһәр халкы кишәрлектән баш тарта башлаган.
Узган ел Татарстанда 55 мең 839 бала туган. Алдагы ел белән чагыштырганда 5 мең 62 сабыйга күбрәк. Районнарда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә үлүчеләргә караганда туучылар саны арта. Балаларның күпләп тууы - гаилә өчен генә түгел, республика өчен дә күңелле күренеш, әлбәттә. Тик ул сабыйларның һәркайсын 100 процент сау-сәламәт дип әйтеп булмый. Сау туганнары да авырмый тормый. Әйтик, 2012 елда 138 мең 856 бала стационарда ятып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев