Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Хәбәрләр 17 апрель
Болары да мәгълүм булсын: 2012 ел белән чагыштырганда, быел күп фатирлы йортларның капиталь ремонтына 8,3 процентка күбрәк акча бүлеп биреләчәк һәм бу сумма 4 миллиард,709 меңсумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. "Әлеге программа буенча 823 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак, барлыгы 233,6 мең кешенең торак...
-
Хәбәрләр 16 апрель
Районда язгы кыр эшләре башланды. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруда эшлиләр. Экология һәм табигатьне саклауга кагылышлы сорауларыгыз юкмы? Булса, аларны экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камаловка бирә аласыз. Ул 23 нче апрельдә Түбән Кама шәһәренең Красный Ключ бистәсендә (Набережная урамы, 7, "Экология үзәге") гражданнарны кабул итәчәк. Алдан...
-
Хәбәрләр 15 апрель
Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар. Республикада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне...
-
Хәбәрләр 9 апрель
Бүген 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, халыкка хәбәр итүнең үзәкләштерелгән автоматик системасын тикшерүләр уздырыла. Моның өчен электр сиреналары кабызылачак. Бу вакытта тыныч булу һәм тәртип саклау сорала. Киләсе өч елда юл фондларына керә торган акча күләме 100 миллиард сумга кимергә мөмкин. Шуңа күрә Россиянең...
-
Хәбәрләр 8 апрель
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башкарма комитет җитәкчесе Л.Нуретдинов алып барды. Нигездә сүз санитар-экологик икеайлык хакында барды. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культура булдыру һәм аны үстерү максатыннан, ТР Президенты указы белән 2013 нче ел «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик...
-
Хәбәрләр 3 апрель
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүенә контрольлек итү турында" Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасының аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү хакында" ТР Законын имзалады. 8-9 май көннәрендә ерак юлга чыгачак кайбер поездларга билетны ярты бәясеннән генә алырга мөмкин. Бу...
-
Хәбәрләр 29 март
Болары да мәгълүм булсын: Озакламый машиналарны яңа кагыйдәләр буенча терки башларга мөмкиннәр. Россия Эчке эшләр министрлыгы үз сайтында аның яңа проектын тәкъдим иткән. Әлеге регламент буенча, сатар алдыннан машинаны хисаптан төшерергә кирәк булмаячак - машинаның яңа хуҗасы автомобильне хисапка куйганда бу үзеннән-үзе башкарылачак. Физик затлар машинаны Россиянең теләсә кайсы ЮХИДИ...
-
Хәбәрләр 26 март
Бүген РМЙ да район мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәме уңаеннан очрашу узды. Республикада «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» дип аталаган Бөтенроссия акциясе бара. Аның кысаларында районда 15 нче марттан 31 нче мартка кадәр «Притон» акциясе уздырыла. Наркотик сатучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булучыларның 2-49-02, 2-47-30 телефоннарына шалтыратып әйтүләре сорала. Мәгълүматны наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту...
-
Хәбәрләр 25 март
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Г.Саляхова алып барды. Анда район архив бүлеге җитәкчесе Г.Солтангалиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, полиция бүлеге начальнигы С.Галимов, Александровка авылы җирлеге башлыгы Р.Хәйруллин чыгышлары тыңланылды. Сарман аграр көллияте коллективы, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, авылларда концертлар белән йөри. 26 мартта-...
-
Хәбәрләр 21 март
Республикада, җиде һәм күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән, «Зур гаилә» дип исемләнгән акция бара. Бүген ятим балаларның язмышы, аларны гаиләләргә урнаштыру турында сүз күп йөртелә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алучыларга уртак булышлык аларның тормыш шартларын яхшыртуга ярдәм итәчәк. Республикада җиде һәм күбрәк бала тәрбияләүче ундүрт гаилә...
-
Хәбәрләр 19 март
18-28 март көннәрендә Татарстанда наркотикларга каршы "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узачак. Наркотик сатучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булучылардан (843) 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннарына шалтыратып әйтүләре сорала. Шулай ук, Наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә тәүлек дәвамында ышаныч телефоннары эшли. Мәгълүматны идарәнең интернеттагы...
-
Хәбәрләр 18 март
Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Г.Саляхова алып барды. Иң беренче булып сүз яшьләр эше,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Б.Әхмәдуллинга бирелде.Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда спорт зур роль уйный. Районда 130 спорт корылмасы бар. Спорт белән шөгельләнүчеләр саны барлык халыкның 28,8 % тәшкил итә.ТР Президенты...
-
Хәбәрләр 15 март
14 мартта, Сарман аграр көллиятенең "Понабрали" КВН командасы Саба районының Шәмәрдән бистәсендә профтехбелем бирү системасының зона финалы КВН уеннарында катнашып, 1 урынны яулады. Зур финал 4 апрельдә Казанда узачак. Районда «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең зона сайлап алу концертлары бара. Әлеге бәйге яшь талантларны барлау максатыннан, 5 яшьтән алып 17 яшькә...
-
Хәбәрләр 14 март
15 нче мартта 9.00дән 20.00 сәгатькә һәм 16 нчы мартта 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр салым инспекциясендә "Ачык ишекләр" көннәре үткәрелә. Биредә 2013 нче елгы декларация кампаниясе турында мәгълүмат һәм физик затларның керемнәренә салым декларациясе тутыру буенча киңәшләр алырга мөмкин булачак. Сарман аграр көллияте коллективы, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, авылларга концертлар...
-
Хәбәрләр 13 март
Бүген район Советының утырышлар кече залында гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, прокуратура, мәшгульлек үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һ.б. белгечләр бушлай консультацияләр бирделәр. Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелде. 12 март көнне ТР Министрлар Кабинетында язгы чәчү эшләренә әзерлек буенча...