САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 25 февраль

Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Киңәшмәдә мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Р.Әхмәтов, Азалак авыл җирлеге башлыгы Т.Гәрәев чыгышлары яңгырады.Нигездә сүз район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге хакында барды. Соңыннан район башлыгы үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, конкрет бурычлар билгеләде. «Яз...

Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Киңәшмәдә мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Р.Әхмәтов, Азалак авыл җирлеге башлыгы Т.Гәрәев чыгышлары яңгырады.Нигездә сүз район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге хакында барды. Соңыннан район башлыгы үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, конкрет бурычлар билгеләде.

«Яз гүзәле» бәйгесе дәвам итә. Гүзәл затларыбыз катнашмыйча калмагыз. Халыкара хатын-кызлар көненә үзегезгә бүләк ясагыз.Моның өчен хөрмәтле хатын-кызларыбызга фотоларын "Сарман" газетасының электрон почтасына ( sarmangazetam11@mail.ru) юллау яки редакциягә алып килү генә кирәк. Җиңүчене - «Яз гүзәле»н сюрприз көтә. Ә аны, сайтта тавыш биреп, сез үзегез сайлаячаксыз. Бәйгедә катнашу өчен, фотода кем төшкәне, фамилиягез, исемегез , элемтә өчен координаталарыгыз һәм узегез турында кыскача белешмә кирәк булачак.Фотоларны 5 нче мартка кадәр кабул итәләр. 6 нчы марттан 7 сенә кадәр тавыш бирү көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев