САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 20 февраль

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21...

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Белгечләр киләсе йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар.Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" ТР Законы һәм 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы эшләп килә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан - ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Районыбыз мәктәпләрендә бу көн уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Ачык дәресләр, китап күргәзмәләре, очрашулар, семинарлар, әдәби - музыкаль кичәләр, интелектуаль уеннар, конференцияләрдә укучыларның игътибары телләрне саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтелә. Мәктәпләребездә күп төрле милләт балалары укуын истә тотып, бу чаралар төрле телләрдә уздырыла, һәр укучыга үз туган телендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә. Җөмһүриятебездә, илебездә телләрне саклау һәм үстерү буенча алып барылган күпкырлы сәясәтнең юнәлешләре ачыклана, һәр кешенең туган телен яклап керткән өлеше билгеләнә. Туган тел бәйрәме укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев