Хәбәрләр 11 декабрь
Быел октябрь аенда, кече эшмәкәрлек субъектларын да исәпкә алып, Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 22 мең 948 сумга җиткән. Бу - узган елның октябре белән чагыштырганда 12,7 процентка артыграк. Ә бу елның 10 аендагы уртача хезмәт хакы 22 мең 356 сум тәшкил иткән. Бу - узган ел шул ук...
Быел октябрь аенда, кече эшмәкәрлек субъектларын да исәпкә алып, Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 22 мең 948 сумга җиткән. Бу - узган елның октябре белән чагыштырганда 12,7 процентка артыграк. Ә бу елның 10 аендагы уртача хезмәт хакы 22 мең 356 сум тәшкил иткән. Бу - узган ел шул ук вакыт аралыгында түләнгән эш хакыннан 17 процентка артыграк.
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык явым-төшемнең 77 проценты яуган. Кичә бу турыда шәһәр башкарма комитеты башлыгының уңайлык тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, декабрь башыннан бирле шәһәрдән 35 тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы кулланыла торган 11,5 мең тонна химик матдә сибелгән. Тротуарларны кардан чистарту эшенә 465 эшче, 55 техника, 10 махсус техника җәлеп ителгән. Казан урамнарын чистартырга бу айда тәүлегенә уртача 455 техника чыккан.
Юл һәлакәтендә кеше гомере һәм сәламәтлегенә килгән зыян өчен түләү суммасы 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы законга әнә шул хактагы төзәтмәләр кертергә ниятлиләр. Закон проектында зыянның теге яки бу төре өчен төгәл сумма булдырырга тәкъдим ителә. Әйтик, авариядә бармагы сынган кешегә - 5 мең, аяк балтыры сынган кешегә 15 мең сум түләнәчәк. Европротокол (авариягә очраучылар ЮХИДИ хезмәткәрен чакырмыйча, һәлакәт схемасын төзеп, ЮХИДИгә үзләре бара) буенча түләүләрне дә 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр җиткерергә ниятлиләр.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка кышкы вакытны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников юллаган. Комитет рәисе үзенең хатында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган тикшерүне һәм халыктан кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне дә телгә алган. Министрлык мәгълүматларына караганда, ел ярымнан артык вакыт узса да, Россия халкының күпчелеге әле дә даими җәйге вакытка ияләнмәгән икән. Министрлык белгечләре астрономик вакыттан ике сәгатькә алда йөрү ашказаны, йөрәк эшчәнлегенә, йөклелеккә зыян китерә, стресс, җәрәхәтләр саны артуга сәбәп булып тора дип белдерә. Халыктан алынган мөрәҗәгатьләрдә арасында "астрономик вакыт буенча яшәмәү балаларга укырга комачаулый, баш, ашказаны авыруларына сәбәп була" дип язылганнары да бар.
Казанда һәм кайбер район-шәһәрләрдә халыкка сабын өләштеләр. Татарстанның яшьләр берлеге вәкилләре "Чиста куллар өчен" акциясе ярдәмендә тагын бер кат коррупция проблемасына игътибарны җәлеп итәргә җыена. Ә Россиянең Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда дәүләт оешмаларындагы коррупция очраклары аркасында 7,9 миллиард сумлык зыян килгән. 9 декабрьдә билгеләп үтелгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мөрәҗәгать итте. "Барлык илләргә үтеп кергән коррупция социаль үсешкә зыян китерә, тигезсезлек һәм хокуксызлык китереп чыгара. Хакимият һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләргә, икътисадка, илебезнең көндәшлек мөмкинлекләренә йогынты ясый. Коррупциягә каршы торыр өчен, дәүләт һәм гражданнар ягыннан нәтиҗәле һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларга Татарстанда 2006 елдан тормышка ашырыла торган республиканың коррупциягә каршы программалары хезмәт итә. Коррупциягә каршы Совет коррупцион тәртип бозуларга каршы нәтиҗәле профилактик коралга әйләнде. Бу эшкә республиканың хокук саклау органнары зур өлеш кертә. Быел дәүләт һәм муниципаль органнарда эшләгән 100гә якын вазыйфаи затның коррупция белән бәйле эшчәнлегенә нокта куелды. Татарстан - динамик рәвештә үсә торган төбәк. Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш алып бармыйча икътисадта да уңышка ирешеп булмый". Ә быелның тугыз аенда Татарстан Прокуратурасы вәкилләре республикада коррупция белән бәйле 5 мең 800гә якын закон бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта прокуратураның коррупциягә каршы көрәш законнарын үтәүне күзәтү бүлеге башлыгы җиткерде. Шушы вакыт эчендә хокук саклаучылар оешмаларга ике меңнән артык протест юллаган. Түрәләрне дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартуны сорап, судларга да 2 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Гомумән алганда, быелның тугыз аенда республикада коррупция белән бәйле 1086 җинаять эше кузгатылган. Бу күрсәткеч узган елгы саннардан ике тапкыр диярлек арткан. Ришвәт алучылар кимегән. Аның каравы, "вазыйфаларыннан явызларча файдаланучы"лар саны күпкә үскән. Латыйпов бу хәлне җирле үзидарә башлыклары тарафыннан кылынган җинаятьләрнең күп ачыклануы белән аңлатты. Әле берничә көн элек Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе вәкилләре Биектау районындагы авыл җирлекләренең берсен җитәкләгән 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Хокук саклаучылар фикеренчә, 2008 елда ул үзенең танышларына ялган документлар ясап, дүрт җир кишәрлеге бүлеп биргән. Ул үз гаебен таныган инде. Хокук саклау органнары исә хәзер торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы хәлләрне дә ныклап тикшерергә җыена. Матбугат очрашуында әйтелгәнчә, быелның 9 аенда коррупция белән бәйле җинаятьләрдән республика казнасына 145 миллион сумлык зыян килгән. Россия күләмендә исә бу күрсәткеч 7,9 миллиард сумны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев