Новости по рубрике - Тема дня Радио
-
Хәбәрләр 29 октябрь
Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда район башлыгы урынбасары Г.Саляхова, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе М. Яхин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Н.Бадыкова, Ләке авыл җирлеге башлыгы В.Афанасьев чыгышлары тыңланылды. Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды. Киләсе елның...
-
Хәбәрләр 26 октябрь
25 октябрьдә бар мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтте. Мөселманнар өчен изге көннәрнең берсе булган Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көненә туры килә. Бәйрәм районыбыз мәчетләрендә дә гает намазыннан башланып китте. Бүген Каташ-Каран авылы мәдәният йортында авыл мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне якшәмбегә...
-
Хәбәрләр 22 октябрь
Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Б.Әхмәдуллин, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Минһаҗев чыгышлары тыңланылды.Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды....
-
Хәбәрләр 17 октябрь
19 -21 октябрь көннәрендә Сарманда район башлыгы призына бокс буенча Республика турниры узачак. Аның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спорт белән шөгелләнүгә җәлеп итү һәм толерантлылыкны тәрбияләү. Быелның тугыз аенда, федераль средстволарны исәпкә алып, ТР тупланма бюджетында керемнәрнең гомуми күләме 145,2 миллиард сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган...
-
Хәбәрләр 16 октябрь
Татарстанда яшәүчеләр узган сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән. Хәзер өйдән чыкмыйча гына Интернетта ТКХ хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән суммалар турында мәгълүматны тикшерергә, лицевой счет белән эшләргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, "перерасчет" ясарга (мәсәлән, фатирда берничә көн...
-
Хәбәрләр 12 октябрь
Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин килде. Фәрит Хәйруллович Каташ-Каран авылында төзелгән яңа клуб бинасының ачылу тантанасында булды. Каранлыларнның шатлыкларын район башлыгы Нәфис Закиров та уртаклашты: "Әлеге вакыйга авыл өчен генә түгел, район мәдәнияте өчен дә зур әһәмияткә ия. Бу уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне җиткерәбез....
-
Хәбәрләр 10 октябрь
1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда вакытында түләнмәгән хезмәт хакы бурычлары 65 миллион 30 мең сумга җиткән. Татарстан статистика хезмәте мәгълүматларына караганда бу кадәр бурыч оешмаларның финанс хәле начар булу нәтиҗәсендә җыелган. Республикада бурычлы 20 оешма бар икән. Аларның унысы хәзер бөлгенлектә. Бурычларның күпчелеге - 42 миллион 44 мең сумы...
-
Хәбәрләр 8 октябрь
Районда шикәр чөгендере алу, туфракны төп эшкәртү дәвам итә. Р.М.Й да укытучылар көне уңаеннан бэйрэм чарасы узды. Уку йортын бюджет нигезендә тәмамлаган студентлар соңыннан берничә ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш. Татарстан Дәүләт Советы югары белем өлкәсенә әнә шундый үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Яңа елда 10 көн ял итәчәкбез. Россия Хезмәт...
-
Хәбәрләр 2 октябрь
Районыбызда өлкәннәр декадасы уңаеннан күп төрле чаралар планнаштырылган. Шуларның берсе, кичә район мәдәният йортында узды. Районыбызның өлкән яшьтәге үзешчәннәре тамашачыларга "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дигән зур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концертны Ильмира Салихова алып барды. Кичә Россиядә көзге чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә 140 меңләп егет алыначак. Республикадан исә 4 мең...
-
Хәбәрләр 1 октябрь
Бүген 1нче октябрь- Өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Н. Закиров "Шәфкать " халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннар белән очрашу уздырды, аларның сорауларына җавап бирде, иң изге котлауларын җиткерде. 1 отябрьдән республикада "Халыкара өлкәннәр көне" уңаеннан "Шәфкатьле телефон" хәйрия акциясе старт ала. Өлкәннәр дә заманнан калышмасын, аның белән бергә атласын...
-
Хәбәрләр 28 сентябрь
Инде мәгълүм булганча, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2011-2013 елларга ТР предприятияләренә белгечләрне җәлеп итү максатыннан, эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру, Республика программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында, КВН буенча 2011 нче елгы зона ярышлары Сарманда старт алган иде. Анда, әле яңа гына оешып килгән Сарман аграр көллиятенең...
-
Хәбәрләр 26 сентябрь
Көзге кыр эшләре дәвам итә: туфрак эшкәртү, шикәр чөгендере алу, кукуруз уру бара.Кукуруз 2865 гектардан урдырылды, 38600 тонна силос салынды. 26 сентябрьдән-28 сентябрьгә кадәр, Сарманда КВН фестиваленең ачылу сезоны узачак. Барлыгы районга 63 командадан-600 якын кешенең килүе көтелә. Әлеге фестивальдә Сарман аграр көллиятенең КВН командасы да катнашачак. 29 сентябрьдә Яр...
-
Хәбәрләр 25 сентябрь
29 сентябрьдә Сарманның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында милли көрәш буенча район ярышлары узачак. Ярышлар 36,40,43,46,50,55,60,65 һәм 70 кг. кадәр булган егетләр, 60,70,80,90 кадәр һәм аннан да югарырак булган ир-атлар арасыннда үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү һәм үлчәнү 8сәг.-9.30 кадәр була. Башлану вакыты-10.00 сәг. 26 сентябрьдән-28 сентябрьгә кадәр Сарманда...
-
Хәбәрләр 21 сентябрь
22 сентябрь көнне Бөтендөнья автомобильсез көн үткәрелә. Аның девизы- "Шәһәр-кешеләр, тормыш өчен мохит". ТР да бу акциядә актив катнаша. Шәхси автомобиле булган һәр райондашыбыз да әлеге акциядә актив катнашыр дип уйлыйбыз. 22 сентябрьдә Сарманның "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы" үткәрелә. 22 сентябрьдә Сарманның М.Ваһитов урамы бәйрәме узчак. Башлана:14.00сәгатьтә. 2013 елның...
-
Хәбәрләр 19 сентябрь
Районда рапс, шикәр чөгендерен җыеп алу дәвам итә. Шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 33% җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 295 центнер уңыш алынып, барлыгы 73100 тонна татлы тамыр казылды. Рапсның һәр гектардан уңышы 10,5 центнер тәшкил итә. 19-21 сентябрь көннәрендә, ике контурлы казаннарны ялгау сәбәпле, Сарманның М. Җәлил, Төзүчеләр урамнарында һәм...