САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлыйбыз

Районның чик сакчылары хәрби бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Традиция буенча, 28 майда илебездә Чик сакчысы көне билгеләп үтелә.

Бу көнне Сарманның Үзәк ял паркында тантаналы чара үткәрелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, сүз район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде. Ул чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, Чик сагы ветераннарына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Сезне чын күңелдән Чик сакчысы көне белән тәбрик итәм. Чик сакчылары элек-электән армиянең әһәмиятле өлеше булып тордылар. Илебезнең тынычлыгы сезнең уяулыктан, намуслы хезмәтегездән тора. Бүгенге көндә чик сакчыларының хезмәте тагын да әһәмиятлерәк. Сез ярдәмләшеп, дус-тату яшисез, районда үтә торган чараларда актив катнашасыз, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертәсез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт! – диде Фәрит Мөнәвир улы.


Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов та кушылды, активларга Мактау грамоталары тапшырды. «Хәрби кардәшлек» оешмасы әгъзалары да котлаулардан читтә калмадылар. Алар хәтта махсус бәйрәм торты да пешерткәннәр иде. Җиңү Парадында катнашучы балалар да бүләксез калмадылар, гаскәр ветераннарына матур шигырьләрен бүләк иттеләр.
Ахырдан чик сакчыларына багышланган мемориалга тере чәчәкләр, тәкыялар салынды. Теләгән кешеләр солдат боткасыннан авыз иттеләр. Киләчәктә хәрбиләргә бәйрәмнәр уңаеннан гына очрашырга насыйп булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев