САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Еллар узган саен, без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен ачыграк аңлый барабыз. Илебез бәйсезлеген саклап калган геройларның үлемсез батырлыгы - һәрберебезнең йөрәгендә. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыклары, көчле ихтыяр, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләре, туган җиргә көчле мәхәббәт һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүген илебезгә үзгәрешләр һәм күп кенә сынаулар чорында яшәргә туры килә. Моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында без бердәм һәм сабыр булырга тиеш. Дәүләтебез кичергән бүгенге вәзгыять — вакытлыча күренеш кенә. Тарихыбызда авыррак чорлар да булды. Без һәрвакыт ышаныч һәм ныклык белән авырлыкларны җиңеп чыктык. Бөек Ватан сугышында җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм илебез халкының бердәмлеге символы. Үсеп килүче буын һәм бүген Ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннарның һәммәсе алдында без чиксез бурычлы. Бүгенге көндә районда яшәүче биш Бөек Ватан сугышы ветераны - Илексаздан Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына, Кәүҗияктән Газизов Зиннур Миргалим улына, Куҗактан Исмәгыйлов Габделәхәт Гыйльфанетдин улына, Сарманнан Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына, Саклау-Баштан Хәлилов Мизхәт Хәкимулла улына һәм тылда җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә, кадерле геройларның якты истәлеген йөрәкләрендә саклаган толларга, сугыш чоры балаларына батырлыклары, сабырлыклары өчен олы хөрмәтебезне җиткерәбез. Бөек бәйрәмебез белән котлап, барлык ветераннарга, район халкына исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты булсын. Җиңү Көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев