САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Салиховларны алтын туйлары белән тәбрикләделәр

Сарман авылында гомер итүче Әлфис Миргали улы белән Сәрия Габделхак кызы Салиховларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

Юбилярларны алтын туйлары уңаеннан бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, тигез тормыш, ныклы саулык, балалар, оныклар куанычы теләп, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе һәм Пенсия фонды җитәкчесе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да җылы тәбрик сүзләрен җиткерделәр. Салиховларны туганнары Ризван һәм Гөлфия Закировлар, балалары да тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев