САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы журналистларны матбугат көне белән котлый

Хөрмәтле журналистлар, редакция хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән тәбрик итәм. 

Заман каләм ияләре алдына зур таләпләр – халыкны актуаль, сыйфатлы һәм төгәл мәгълүмат белән тәэмин итү бурычын куя. Сез – «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» журналистлары аны тиешле югарылыкта башкарасыз. Ил-көн һәм район яңалыкларын газета укучыларга үз вакытында җиткерәсез, хакимият белән җәмгыять арасында элемтә булдырырга, илдә, районда барган вакыйгаларны аңларга, дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәсез. Газета укучыларны аларга карата булган тирән хөрмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, принципиальлек, объективлык кебек сыйфатларыгыз белән җәлеп итәсез. Бүгенге югары технологияләр заманында һәм мәгълүмат ташкыны ургып торган шартларда сезнең хезмәтегез аеруча әһәмиятле. Сез, чыннан да, дүртенче хакимият булып торасыз һәм халык фикерен формалаштыруда зур роль уйныйсыз. Сезнең һәр язмагыз җәмгыятьнең үсешенә, дәүләтчелек һәм әхлаклылыкны ныгытуга ярдәм итә. Елдан-ел камилләшә баруыгыз район газеталары һәм сайт, сез эшли торган социаль челтәрләрдәге сәхифәләрнең эчтәлегендә һәм йөзендә дә чагылыш таба. 

Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуыгыз, җитәкчелек белән халык арасында ышанычлы элемтә булдыру буенча куйган зур хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, Сезгә киләчәктә дә уңыш, бетмәс-төкәнмәс иҗат ялкыны, ныклык һәм сәламәтлек телим. «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталары алга таба да район халкының яраткан басмалары булып калсын. 

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев