САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Социаль хезмәткәр көне белән тәбрикли

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм.
Социаль хезмәткәр — иң катлаулы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ул күпкырлы тирән белем, сайлаган хезмәтеңә тугрылык таләп итә. 
Районыбызның социаль яклау өлкәсендә югары квалификацияле, үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручы белгечләр хезмәт куя. Бүгенге көндә сез күп балалы гаиләләргә, өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә реаль ярдәм күрсәтәсез. Тырыш хезмәтегез һәм шәфкатьлелегегез, сабырлыгыгыз һәм оптимизмыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрем шулай ук тармак ветераннарына да барып ирешсә иде. 
Бәйрәм белән котлап, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек телим.
  Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев