САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин сарманлыларга Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерә

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне һәр мөселман кешесе өчен изгеләрдән-изге булган Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Шөкер, районыбызда да елданел дингә килүчеләр, намазларын торгызучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара. Районыбыз мөселманнары милләтләр һәм диннәр арасында татулык, иминлек саклау, халыкларыбыз арасында дуслыкны, үзара хезмәттәшлекне булдыру юнәлешендә актив эшлиләр. Ислам диненең традицияләрен саклап, социаль программаларны һәм хәйрия проектларын тормышка ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә катнашалар. Хөрмәтле райондашлар! Корбан гаете һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәп, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен, җан җылысы, шатлык һәм муллык бүләк итсен! Дөньяларыбызга тынычлык, барыбызга да исәнлек-саулык һәм бәрәкәт телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев