Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җирле үзидарә көне белән тәбрикли
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, җирлек депутатларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм.
Җирле үзидарә – җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган, элек-электән кешеләргә иң якын булган хакимият органы. Үзен борчыган сораулар белән халык, иң беренче чиратта, җирле хакимияткә килә. Нәкъ менә шушы өлкә хезмәткәрләре көндәлек тормышта килеп туган проблемаларны чишүдә халыкка якыннан торып ярдәм итә.
Бу хезмәт – инициативалы, битараф булмаган кешеләрнең хезмәте. Тормышның төрле өлкәләрендә эш алып барып, сез көн саен күпсанлы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәсез. Районыбызны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү – безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бүгенге катлаулы шартларда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне оештыру эшен дә үзидарә хезмәте иң зур һәм мөһим бурычы итеп саный.
Туган районыбыз һәм аның халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, күп еллар тырыш хезмәт куйган өлкә ветераннарына һәм бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтәүче барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, шәхси тормышыгызда иминлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, күңел көрлеге, рух ныклыгы, газиз Ватаныбызга иминлек, тынычлык телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев