САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле Сарман районы полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.
Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз.
Иминлек сагында торучы полиция хезмәткәрләре алга таба да районыбызда тынычлыкны һәм тәртипне тәэмин итүдә сынатмаслар, дип ышанып калам.
Сезгә намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә югары җаваплылык күрсәтүегез өчен рәхмәт сүзләремне юллыйм. Көн дә сабырлык белән хезмәт итү авырлыкларын бергә бүлешкән гаиләләрегезгә чиксез рәхмәтлемен. Аерым ихтирам һәм котлау сүзләрем – бай хезмәт тәҗрибәләрен яшь буынга җиткерүче хөрмәтле ветераннарга.
Бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тынычлык, иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев