Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллиннан бәйрәм котлавы
Хөрмәтле райондашлар!
Бүген — 8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Ул мәңгелек кыйммәтләрне — гаилә бәхетен, өй җылысын, якын кешеләрең белән аралашу шатлыгын гәүдәләндерә. Ныклы, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли горефгадәтләрне саклаучы ышанычлы нигезе. Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләү нәкъ менә гаиләдән башлана.
Бүген республика җитәкчелеге инициативасы белән, шулай ук безнең районыбызда да, аналарны һәм балаларны социаль яклау, күп балалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча күптөрле чаралар, дәүләт программалары тормышка ашырыла. Моның өчен Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтебез зур.
Районыбызда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Үзара хөрмәт, мәхәббәт, намуслы тырыш хезмәт беренче урынга куелган мондый гаиләләрдә илебезнең лаеклы гражданнары булырлык эшчән, тәртипле балалар тәрбияләнә.
Бер-берсенә терәк булып озын тормыш юлы узган, «алтын» туйларына җиткән парлар олы хөрмәткә лаек. Алар яшьләр өчен мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торалар. Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим сабыйларны үзләренә сыендырган, аларга күңел җылысын кызганмаган, тәрбия биргән мәрхәмәтле гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле райондашлар, чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләребез ныклы булсын, яңа гаиләләр туып торсын, балалар дөньяга килсен. Тигезлек, татулык, тынычлык, сәламәтлек телим. Еллар имин булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев