Лаеклы ялдагы хезмәттәшебез гомер бәйрәмен билгеләп үтте
30 елдан артык гомерен район матбугатына багышлаган элеккеге хезмәттәшебез Фарукшин Мөнәвир Исмәгыйль улының бүген - 3 гыйнварда гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Мөнәвир абый редакциядә шофер булып хезмәт куйды. Үз эшенең чын остасы, без – журналистларның ышанычлы юлдашы иде ул. Иҗат кешесенең хезмәте беркайчан да сәгатьләр белән чикләнмәде. Кая гына барсак та, колхоз-совхозларга чыксак та, Мөнәвир абый барасы җиребезгә вакытында илтеп җиткерде, безгә дә, хезмәтебезгә дә зур хөрмәт белән карады, машинасы да һәрчак төзек булды. Эш сәгатеннән тыш эшләргә туры килгәндә дә – ә андый чаклар бик еш була иде – һич кенә дә авырсынмады, җор теле, шаян сүзе белән безнең дә күңелләрне күтәрде. Ул ата-анага карата тирән хөрмәте, туган җанлыклы булуы белән дә күпләргә үрнәк булды.
Хөрмәтле Мөнәвир абый! Сезне чын күңелдән күркәм гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телибез. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез Флера ханым белән тигез булып, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен күреп, тормыштан олы ямь табып яшәргә, тагын күп еллар бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын сезгә.
Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев