САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне котладылар

Яңа елга аяк басарга санаулы гына сәгатьләр калып бара һәм һәркем аннан күңелле яңалыклар, тылсым көтә.

ЮХИДИнең район бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев һәм юл-патруль инспекторы Рамис Сафин бүген Сарманда һәм Җәлил поселогында рейдлар үткәрделәр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны Яңа ел белән котладылар. 
– Бәйрәм белән тәбрик итәбез. Руль артында сак булуыгызны сорыйбыз һәм имин юллар телибез, – диделәр алар һәм машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар һәм памяткалар тараттылар. 
Сак булуга килгәндә, бу – бик тә урынлы теләк. Синоптиклар бәйрәм төнендә урыны белән күп кар явачагын, җил булачагын хәбәр итәләр. Имин юллар һәм хәерле Яңа еллар сезгә, хөрмәтле машина йөртүчеләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев