САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ЮХИДИ бүлекчәсе журналистларның хезмәтен югары бәяләде

Матбугат – дүртенче власть, дигән сүзләр һәркемгә мәгълүмдер.

Чөнки газета һәм журналлар хакимият белән халык арасында күпер ролен үтиләр, югарыда кабул ителгән законнар, башка үзгәрешләр, алып барыла торган сәясәт, башкарыла торган эшләр хакында үз вакытында халыкка җиткерәләр. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы да әлеге эшләрнең үзәгендә кайный, ил сәясәтен, дәүләт программаларын, милли проектларны, башка яңалыкларны халыкка җиткерү, район оешмаларының эчәнлеген яктырту, халык мәнфәгатьләрен тиешле югарылыкка күтәрү буенча зур эш башкара. Әлбәттә, хезмәтеңне күрә һәм бәяли белүләре – зур сөенеч. Бүген «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм ЮХИДИнең район бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Радик Шәмсиев Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә булдылар, бүлекчә оештырган журналистлар конкурсының төрле номинацияләрендә җиңү яулаучыларга – баш мөхәррир–үзәк җитәкчесе Альбина Сабировага, баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Шәриповага, дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары Илназ Сираевка, SMM-белгеч Алсу Бормотинага бүлекчә эшчәнлеген яктырту буенча куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, кыйммәтле бүләк тапшырдылар. 
– Сез безнең хезмәтебездә – иң зур ярдәмчеләр. Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, кешеләрнең гомерләрен саклап калуга, имгәнүләрне булдырмауга зур өлеш кертәсез, – диде Алсу Ситдыйкова, журналистларның хезмәтен югары бәяләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев