Евдокия Павловнага 100 яшь тулды
Җәлил поселогында яшәүче Данилова Евдокия Павловна бүген гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Юбилярны тәбрикләргә район, поселок җитәкчелеге, нефтьчеләр килгәннәр, аның якыннары җыелган иде. Иң элек матур теләкләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин җиткерде, чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр, Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Рәисенең Котлау хатларын тапшырды. Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов, ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева, “Татнефть” җитәкчесе исеменнән, “Җәлилнефть” профкомыннан, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, күршеләреннән, оныкларыннан да туган көн котлаулары, чәчәк бәйләмнәре кабул итте ветеран.
- Барыгыз да минем яшькә җитегез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз. Хөрмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде Евдокия Павловна, тәбрикләүләргә җавап итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев