САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

55 ел бергә яшәгән парга медаль тапшырылды

Иртәгә илебездә, шул исәптән районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан бүген районда зур тантана үткәрелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин быел зөбәрҗәт туйларын – бергә яшәүләренең 55 еллыкларын билгеләп үтүче Рәшит Гали улы һәм Роза Алексей кызы Нигъмәтуллиннарны гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм үрнәк парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, истәлекле бүләк һәм, әлбәттә, матур яшәүләренең төсе итеп, чәчәк букеты тапшырды. 

 

– Гаиләләр ныклы булса, дәүләтебез дә көчле була. Безнең районда да хөрмәткә лаеклы ныклы һәм үрнәк гаиләләр бик күп. Алар балалар үстереп, оныклар һәм оныкчыклар куанычы күреп, якыннары янәшәсендә матур гына яшиләр. Төбәгебез үсешенә керткән өлешләре өчен, барлык гаиләләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук күп балалы әти-әниләргә, тәрбиягә бала алучыларга, махсус операциядә хезмәт итүче егетләребезнең гаиләләренә дә чиксез рәхмәт сүзләрем ирешсен. Илебез сакчылары исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калам. Республикада югарыда телгә алынган гаиләләргә күп кенә ярдәм программалары эшләп килә. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез, – диде ул, бәйрәмдә катнашучыларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләп. 

Районыбызның сәнгать осталары юбилярлар хөрмәтенә иң матур җырларын һәм биюләрен башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев