САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Дүсемдә чыккан янгында өлкән апа үлгән

Агымдагы елның 5 сентябре көнне 6 сәгать 21 минутта 131 санлы Сарман янгын частенә Дүсем авылында йорт януы хакында хәбәр килә.

 Шунда ук янгынчылар һәм янгын-коткару гарнизоны начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Раил Бакиров, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Руслан Быренков урынга кузгалалар.
Янгын чыккан йортта өлкән яшьтәге 1935 елгы Миңнекәева Г.С. ялгызы гына яшәгән була. Күршеләренең әйтүләренә караганда, фаҗига алдыннан йорт янында бернинди дә шик тудырырдай затлар йөргәне күренми.
Әлегә тикшерү эшләре бара. Ачыкланганча, йорт иминиятләштерелгән булган. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын монтажлауда кагыйдәләрне бозу.
Хөрмәтле райондашлар! Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Сак булыгыз! Янгын чыкканда яки яну билгеләре (төтен, көек исе) сизгәндә, кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү буенча тиз арада чаралар күрү һәм кичекмәстән 01, 101, 2-43-46 телефон номерлары аша ашыгыч ярдәм хезмәтләренә шалтырату мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев