Журналистлар бәйрәм иттеләр
Кичә Байлар Сабасында МедиаСабантуй үткәрелде.
Чара өченче тапкыр оештырылды hәм барлык иҗатташ дусларын бергә җыйды. Кунакчыл як җырлап-биеп, кайнар коймак белән каршы алды. Республика районнарыннан килгән журналистлар бер-берсе белән аралаштылар, таныштылар, төрле ярышларда, уеннарда катнаштылар.
МедиаСабантуй бүләк җыю йоласыннан башланып китте. Филиаллар hәркайсы алдан әзерләп килгән күчтәнәчләрен җырлап-биеп тапшырдылар, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр. Аннан Сабантуй парады узды.
Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты hәм район кунакларын сәламләде. "Татмедиа" Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлемгәрәев, ТР Журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыков бәйрәм белән котладылар.
Сабантуй күңелле мизгелләргә бай булды. Күренекле сәнгать осталары, талантлы журналистлар иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев