“Ышаныч һәм иминлек” республика бәйгесенә йомгак ясадылар
Массакүләм мәгълүмат чараларында юл иминлеге темасын яктыртуга багышланган “Ышаныч һәм иминлек” республика бәйгесе быел егерме икенче тапкыр үткәрелде.
Әлеге конкурстан “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” журналистлары да читтә калмыйлар һәм призлы урыннар яулыйлар. Казанда узган тантанага “Сарман” газетасының баш мөхәррире Альбина Сабирова да чакырулы иде. Аны “Юлларны саклагыз” номинациясендә бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев