Хастаханәдә бала көтүче әниләрне хөрмәтләделәр
Бүген – бала көтүче хатын-кызлар бәйрәме.
Шул уңайдан район үзәк хастаханәсенең актлар залында зур бәйрәм чаралары үткәрелде. Анда табиблар, социаль яклау тармагы белгечләре, бала көтүче хатын-кызлар һәм башкалар катнаштылар.
Бәйрәм кунакларын иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде. Соңыннан сүз район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиевкә бирелде. Район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина яңа туган баланы теркәү тәртипләрен аңлатты. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштырды. «Шәфкать» үзәге психологы Камәрия Харисова булачак әниләргә психологик буклетлар таратты. Әниләр исә кызыклы викторина сорауларына җаваплар бирделәр, бала төрү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Бәйрәм Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучыларының матур җырлары белән аралаштырылып алып барылды. Бәйрәмне оештыручылар – хатын-кызлар консультациясе табиблары Рано Рәхмәтова, Замирә Шокирова кечкенә сәнгать осталарына, булачак әниләргә хастаханә җитәкчелеге ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев