Хайваннар турында кызыклы фактлар
.
- Дикобразның энәләре антибиотик тәэсиренә ия. Шуңа күрә, әгәр ул яраланса, әйтик, агачтан егылып төшкәндә, аның каны агуланмый.
- Башта пәрәвез сыек аксым массасы халәтендә була. Ул махсус бизләр тарафыннан эшләнә. Һава белән контактка кергәндә, пәрәвез ката һәм корычтан биш тапкырга ныклырак матдәгә әйләнә.
- Әкәм-төкәмнәр өч елга кадәр йокларга мөмкиннәр.
- Ак аюлар А витаминын күп дәрәҗәдә туплыйлар, шунлыктан аларның бавырын ашау үлемгә китерергә мөмкин. Бер ак аюның бавырында 52 зур кешене үтерерлек А витамины була.
- Борынгы пингвиннарның буе ике метрга җиткән.
(Гаилә календареннән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев