САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урта Кәшердән Шәрифуллиннар батырлык үрнәге күрсәттеләр

«Батырлык үрнәге» дигән сүзләр ишеткәч, гадәттә, күз алдына яу кырында геройлык күрсәткән кешеләр килә.


Ләкин батырлыкны тыныч тормышта да эшләп була. Урта Кәшер авылыннан Илмир белән Илдан Шәрифуллиннар – моның ачык мисалы.
Күптән түгел генә алар гадәттән тыш хәлгә юлыгалар. Яшь егетләргә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә туры килә. Эшләр болайрак була...
Декабрьнең чираттагы якшәмбесе башкаларыннан бернәрсә белән дә аерылмый. Илмир белән Илдан Яр Чаллы шәһәреннән туган авылларына кайтып баралар. Шәрифуллиннарның өлкәнрәге хәзерге вакытта шунда яши һәм эшли. Юллар торышы бик яхшылардан булмый – бураннан соң, өстәвенә, бозлавык. Кинәт кенә аларның алдыннан барган җиңел машина чокырга эләгә, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыга һәм икенче машинага бәрелә.
Илмир белән Илданның батырлыклары турында тулырак язманы район газетасының 27 декабрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев