Үрнәк парлар хөрмәтләнде
.
Бүген район үзәк Ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән тантанада районыбызның матур гомер кичерүче үрнәк парлары – Камил Мирсәет улы һәм Әсфия Ганиятулла кызы Әюповлар, Наил Әмирҗан улы һәм Гөлнур Салихҗан кызы Хәкимуллиннар, яшьрәк гаиләләрдән Радик һәм Альбина Шәкүровлар, Илнар һәм Айгөл Хәбибуллиннар, Руслан һәм Миләүшә Шакировлар, Рафаэль һәм Әлфия Хәсәновлар хөрмәтләнде. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм истәлекле бүләк, чәчәк букетлары тапшырды. Ул шулай ук аларга киләчәктә дә тату һәм күркәм гомер кичерүләрен, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев