САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Тукай оныклары шигырь укуда ярышалар

Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 139 ел туу уңаеннан районыбызда “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрелә.

Кичә, 24 апрель көнне, конкурс Сарман мәктәбе базасында узды. Бәйгедә Сарман зонасына кергән мәктәпләрдән 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Тукай шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп укыдылар. Мәктәп коллективларының шагыйрь әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән композицияләре чараны тагын да ямьләндерде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да катнашучы сертификатлары тапшырылды, җинүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. 

Конкурс Җәлил зонасына караган мәктәпләр өчен 25 апрель көнне Җәлил 2 нче санлы мәктәп базасында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев