Түбән Ләшәүдә чишмә төзекләндереләчәк
.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә узган җыенда узган ел башкарылган эшләрне анализладылар hәм быелгы елга планлаштырылганнары хакында сөйләштеләр. Соңыннан халык үзен борчыган проблемаларны күтәрде.
Иң элек җирлек башлыгы Илфат Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул җирлектәге эшләрне барлады. Аннан "Минзәләбаш" комплексы идарәчесе Раушан Гәрәевка сүз бирелде. Өченче көн тәртибе буенча полиция бүлеге уполномоченные Рәшит Вильданов криминоген хәл турында информация бирде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин узган ел дәвамында районда башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Соңыннан бүләкләүләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев