Тормышта иң мөһиме нәрсә?
Гүзәл Гәрәева, муниципаль район башлыгы урынбасары:
Минемчә, иң элек уңыш һәм бәхет төшенчәләренә нинди мәгьнә салынуы мөһим. Көн саен үзең өчен генә ниндидер яхшылык эзләүме әллә гамәлләреңнең башкалар өчен дә нәтиҗәле булуына ирешүме? Кайсын алсак та, хатынкыз күңелендә тынычлык булу кирәктер. Ашарга пешергәндә дә, ни дә булса эшләгәндә дә, күңелеңне нәрсәдер тырмап торса, рәхәт түгел. Ирең ышанычлы, балаларың тәрбияле, хезмәттәшләрең фикердәш булу да әһәмиятле. Гаиләдә төпле киңәш бирер кешеләрең булу, хезмәтеңдә, гомумән, дөньялыкта үрнәк алырдай остазларың булу да – зур бәхет. Аның өчен, үзеңнең дә башкаларга карата шул ук сыйфатларга ия булуың кирәк. Бер яклы гына уңыш бәхет китерә алмый. Көн дә, аз гына булса да, нәрсәдер өйрәнүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев