САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Террорга каршы чираттагы утырыш узды

Бүген район Советының утырышлар залында террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. 30 август – Республика көне, 1 сентябрь – Белем бәйрәме, 3се террорга каршы көрәш көне буларак, 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар үткәрелү уңаеннан, бу даталарга багышлап, авыл җирлекләрендә дә массакүләм чаралар планлаштырыла. Бәйрәмнәргә әзерлек кысаларында террорга каршы торуны профилактикалау хакында да онытмау мөһим. Бу хакта район комиссиясенең чираттагы утырышында да каралды. Иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова чыгыш ясады. Ул сайлауларга әзерлек темасын яктыртты. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Раил Таҗетдинов та теманы дәвам итте. Ул бәйрәм чаралары вакытында терактларны кисәтү һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү буенча күрелгән өстәмә чаралар хакында сөйләде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтүе өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталды. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов укучылар һәм яшьләр арасында террорга каршы чаралар хакында сөйләделәр. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов җирлектәге вәзгыять белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев