Тавыш бирү ахырына якынлаша
Хөрмәтле райондашлар!
Без, узган елгы кебек, быел да газетабыз сайтында, «Ел геройлары»н (https://vk.com/wall-39161733_141954 ; https://vk.com/wall-39161733_141955;https://vk.com/wall-39161733_141955) ачыклау максатыннан, тавыш бирү оештырган идек. Анда бик күп кеше катнашты. Районыбызның төрле өлкәләрдә тырыш хезмәт куючы ел геройларына битараф булмавыгыз, ватанпәрвәрлегегез өчен без һәркемгә зур рәхмәтлебез. Инде тавыш бирү ахырына якынлашып килә. Иртәгә – 4 гыйнварда кич белән без аңа нәтиҗә ясаячакбыз, ягъни «Ел герое»н ачыклаячакбыз. Шуңа кадәр тавыш бирергә өлгермәгәннәр яраткан геройларын сайлый алалар әле.
Шуны да искәртеп үтәбез: исемлеккә ( https://vk.com/wall-39161733_141957 ; https://vk.com/wall-39161733_141958 ) махсус операциядә катнашучыларны тавыш бирү өчен түгел, аларның батырлыгы алдында тагын бер кат баш ию өчен керттек. Бүгенге көндә анда барлыгы 300дән артык райондашыбыз хезмәт итә һәм аларның һәркайсы – илебезнең батыр солдаты. Шуны да ачыклап үтәбез: исемлеккә 2024 елда газетабыз битләрендә телгә алынган батырларны гына керттек. Без алар хакында узган елларда да яздык, гомумән, һәркайсын барлап барырга, алар турында газетабыз битләрендә язмалар бастырырга тырышабыз.
Яңа еллар белән сезне, кадерле дуслар! Яңа елда сезгә өр-яңа уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев