САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанга магнит давыллары килә

Бу атнада көчле магнит давыллары көтелә. Алар сәламәтлеккә йогынты ясыймы?

25–31 март көннәрендә берничә көчле магнит давылы фаразлана. Россия Фәннәр академиясе Кояш-җир физикасы институтының Себер бүлеге һәм Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе мәгълүматлары буенча, магнит давылларының иң югары дәрәҗәсе G1 булырга мөмкин (Магнит давыллары 5 дәрәҗәгә бүленә: G1 — иң җиңел, ә G5 — экстремаль шартларны аңлата).   

24 мартта язылган фаразлар буенча, магнит күтәрелүләре 24–26 мартта көзәтелә. Бу көннәрдә көн саен G1 дәрәҗәсендәге давыллар күзәтеләчәк. 

 25 мартта давыл 18:00 соң башланып, 26 мартка кадәр төнге 3:00 кадәр дәвам итәргә мөмкин.  

Кешеләргә тәэсире бармы? 

Медицина фәннәре докторы, Пирогов исемендәге РНИМУның Фармация һәм медицина химиясе институты физика кафедрасы мөдире Татьяна Мачнева белдергәнчә, магнит давыллары электрон җиһазларга, спутникларга, космик станцияләргә зур йогынты ясый. Җирдә дә сизгер техниканың эшләве бозыла ала. Ләкин магнит дулкынларының кеше сәламәтлегенә тәэсире фәнни рәвештә расланмаган. 

«Магнит давылларының организмга тәэсир итү механизмнары төгәл билгеле түгел. Метеосизгерлек синдромы булган кешеләрдә хәлсезлек күзәтелә ала. Бу, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккәннәргә бәйле», — дип ассызыклаган белгеч.  

 

Мәгълүмат чыганагы: Intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев