САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Суд коллективлары балаларга патриотик тәрбиягә бирүгә дә өлеш кертә

Район суды һәм суд участокларының җәмәгать судьялары коллективлары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан балалар арасында конкурс үткәрделәр.


Район суды һәм суд участокларының җәмәгать судьялары коллективлары, төп хезмәт эшчәнлекләреннән тыш, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, илебезнең данлы тарихына, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда батырлык үрнәкләре күрсәткән әби-бабаларыбызга карата хөрмәт тәрбияләү, алар хакындагы истәлекләрне килер буыннарга җиткерү буенча да зур эш башкаралар. Шундый чараларның чираттагысы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Һәрвакыт тынычлык булсын» дигән рәсем һәм кул эшләре конкурсы булды. Аңа эшләр агымдагы елның 7 апреленнән 21 апрельгә кадәр кабул ителде, 30 апрельдә йомгак ясалып, бөек дата алдыннан – 6 майда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бәйгенең иң активлары Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары булды. Һәр номинациядә иң яхшы бишәр эш билгеләнде. 
Конкурска кергән 80нән артык эш арасыннан 10ны сайлап алдык. Балалар бик тырышканнар, шуңа күрә иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады. Хәтта кайчак, җиңүчене билгеләүгә карый, суд карары чыгару җиңелрәк буладыр, мөгаен. Без укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Илебезне яклашкан бабаларын белгән, хөрмәт иткән, аларның батырлыгын истә тоткан яшь патриотлар үсүенә шатбыз, – диде район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов.
Район суды судьясы Рөстәм Хәнипов, 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйхова да укучыларга ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр.
Катнашучылар саны елдан-ел арта. Узган елларның берсендә бөтен район мәктәпләреннән барлыгы 80 эш керсә, быел ике мәктәптән – шуның кадәр, – диде Ландыш Рәис кызы. 
Ата-аналар исеменнән Радик Госманов чыгыш ясап, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның улы – Сарман гимназиясенең 4 сыйныф укучысы Нурихан Госманов кул эшләре номинациясендә I урынны алды. «Мин конкурска агачтан самолет ясадым. Минем дә ерак бабаларым сугышта илебез азатлыгын яклаганнар. Әлбәттә, самолет ясаганда, әтием дә булышты», – диде ул. 
Бәйгедә гаилә белән катнашучылар да бар иде. Сарман урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Адель, аның апасы – Сарман гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Аделя Кыямова рәсем номинациясендә уңышка ирештеләр.
Безнең бабаларыбыз да сугышта катнашканнар. Кыяметдин бабабыз яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган. Минсалих бабабыз 1945 елның 23 апрелендә һәлак булган, – диләр алар.
Адель белән Аделяның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре Румил белән Алсу да килгән иделәр. Рәсем ясаганда, алар да ярдәм иткәннәр. 
Сарман гимназиясенең 2 сыйныф укучысы Ранис Хафизов рәсем номинациясендә 1 урын яулады. Ул эшен Мостафин авылында яшәүче бабасы – тыл ветераны Фоат Дәүләтшинга багышлаган. 
Тантанада катнашучылар балаларның эшләре белән дә таныша алдылар – бүләкләү тантанасы узган район суды фойесында алардан күргәзмә дә оештырылган иде. 
Без исә бабаларыбызның батырлыгы яшь буын аша киләчәккә күчә баруына чын күңелдән сөенәбез, балалар белән беррәттән, район суды һәм суд участокларының җәмәгать судьялары коллективларыннан киләчәктә дә кызыклы конкурслар көтеп калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев