САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сөлектә сугыш һәм тыл ветераннары, тол аналар истәлегенә һәйкәл ачтылар

Бүген Сөлек авылы халкын, читтә яшәүче авылдашларны зур чара очраштырды.

Авылдашлары - олы йөрәкле, киң күңелле ватанпәрвар Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнары, тылда хезмәт куйганнар һәм тол калган аналар истәлегенә авыл мәдәният каршына мәгърүр һәйкәл салдырды. Аны бүген тантаналы рәвештә ачтылар. Авылдашларына бәйрәм бүләге итеп, миһербанлы җан Казаннан мәртәбәле сәнгать ияләрен чакырган иде. Ике сәгатькә якын Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Сөлек халкы һәм тантана кунакларына җыр-моң, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә райондашыбыз - филармония артисты Рөстәм Насыйбуллин да чыгыш ясады. 

Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәррәм Фәйзуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Фәрит Мөнәвир улы һәйкәлне салуда башлап йөргән, активлык күрсәткәннәргә, ансамбль җитәкчесе - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановка Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Аннан һәйкәлгә такыялар, тере чәчәкләр салынды. Соңыннан барысы да солдат боткасыннан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев