Сайлауда катнашкан сарманлылар машина һәм iPhone ота алалар
2025 елның 14 сентябре — Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә масштаблы #БөтенГаиләБеләнСайлауга #ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы узачак.
Татарстанда яшәүче һәр гаилә, көн дәвамында 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, ике автомобильнең яисә 11 iPhone смартфонының берсен ота алачак.
Конкурста катнашу өчен, сайлау участогы каршында «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогында алып булачак) киеп, гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга дигән ике мәҗбүри хэштег белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә пост рәвешендә урнаштырырга кирәк.
Гаилә белән фото сайлау участогы каршында (тышкы яктан) төшерелгән булу шарт. Фотографиядә сайлау участогына керү урынының таныла торган элементы — язу, плакат, баннер һәм махсус беләзек (ким дигәндә берәү) күренергә тиеш. Фотоконкурста Татарстанда яшәүче һәм республикада даими яки вакытлыча теркәлгән кеше генә катнаша ала.
Призлар уйнатуда катнашучының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси бите ачык булырга тиеш, аккаунт 18 яше тулган затныкы булу шарт.
Барлык мәҗбүри шартлар белән фотоконкурсның «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә, «2025 елның 14 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүләкләр уйнатуның расписаниесе (Мәскәү вакыты буенча):
9:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
10:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
11:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
12:00 — бер Sollers ST8 автомобилен уйнату
13:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
14:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
15:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
16:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
17:30** (якынча) — бер iPhone 16 смартфонын уйнату («Ак Барс» — «Металлург» хоккей матчының беренче һәм икенче периодлары арасындагы тәнәфестә)
19:30** (якынча) — ике iPhone 16 смартфонын уйнату («Ак Барс» — «Металлург» хоккей матчы тәмамланганнан соң)
20:00 — бер iPhone 16 смартфонын уйнату
21:30** (якынча) — бер Sollers ST8 автомобилен уйнату.
Катнашучының көн дәвамында урнаштырган фотосы, урнаштыру вакытына карамастан, конкурста кала һәм 21:30 сәгатькә кадәр призлар уйнатуда катнаша.
Призлар уйнатуның турыдан-туры трансляциясе 2025 елның 14 сентябрендә ТНВ телеканалында һәм «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә узачак.
* Фотоконкурс лотерея булып саналмый, ул реклама булып саналмый, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.
** Вакыт үзгәрергә мөмкин, актуаль мәгълүматны 14 сентябрьдә «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә күзәтеп барыгыз.
Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар 14 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу көнне муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев