САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманлыларны намазга өйрәнү чарасына көтәләр

Әссәләмүгаләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Бу атнада 20 апрель – якшәмбе көнне мөселман кардәшләребез намазга өйрәнү чарасына чакырыла.

Бу – икенче чара, беренчесе Рамазан аенда үткәрелгән иде. Барлык намазга өйрәнергә теләүчеләрне көтеп калалар. Якыннарыгызны, туганнарыгыз, күршеләрегезне дә алып килегез! Сезнең сәбәпле, бер генә кеше намаз укый башласа да, аның һәр укыган намазыннан сезгә дә савап бара.

Аллаһ Раббыбызның кичерүенә, Аның рәхмәтенә, Аның Җәннәтенә илтүче юл – ул Намаз Юлы! Чөнки пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын): "Намаз - ул Җәннәт ачкычы!" - диде.

Чара 10.00 сәгатьтә «Сарман» киночелтәрендә үткәрелә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев